Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәктәп танымаслык булып үзгәрә

Агымдагы елның февралендә республика программасы кысаларында Аграмак урта мәктәбендә капиталь ремонт эшләре башланды.

Әлеге объектта "РегионСтрой" җәмгыятенә шактый күләмдә эш башкарырга туры киләчәк. Иң әүвәл мәктәпнең төп бинасы һәм спорт залына яңа түбә ясау бурычы куелган. Эш барышында тулысынча бәпкәләр алыштырылырга, чардак өсте махсус плитәләр белән җылытылырга, комлы-цемент катнашмасы белән түшәлергә тиеш. Мәктәпнең искергән тәрәзәләре алыначак, алар урынына заманча пластик тәрәзәләр куелачак. Шулай ук җылыту системасын ремонтлау да күздә тотыла.
Төзүчеләр коллективы инде күп нәрсәләр эшләргә өлгергән. Мәсәлән, Шамил Сафиуллин төзүчеләр бригадасы спорт залы һәм икенче бинага керү урынының түбәсен япкан. Надыйр Гомәров бригадасы исә мәктәп бинасы түбәсен ябу эшен дәвам итә. Алексей Колсанов, Сергей Колчин һәм Олег Щуклин яңа тәрәзәләр куялар. Беренче катка инде тулысынча урнаштырганнар. Заманча ак тәрәзәләр бинага үзенчә ямь һәм нур өстәп тора.
Билгеләнгән ремонт эшләрен төзүчеләр июнь ае урталарына тәмамларга җыеналар.
Ремонт эшләре укыту процессына комачауламыймы?
Мәктәп директоры Наталья Черняева сүзләренә караганда, уку елы уртасында башланган ремонт билгеле бер кыенлыклар тудыра. Үз йортында зур эш башлаган һәр кеше дә моның нинди өстәмә мәшәкатьләр китереп чыгаруын яхшы белә торгандыр. Иң мөһиме - мәктәптәге уку кабинетларында җылы, калган мәсьәләләрне исә үз җае белән хәл итәргә туры килә. "Бу эшләрнең барысы мәктәптәге шартларны яхшырту өчен башланды, шуңа күрә барысына да түзәргә туры киләчәк, - ди директор, - сиксәненче елларда төзелгән бу мәктәп бинасы күптән яхшы ремонт таләп итте. Ышанычлы түбә астында булуга ни җитә!
Көн саен мәктәптәге чисталык өчен җавап бирүче техник хезмәткәр-ләргә дә җиңел түгел. Валентина Аркадьевна Советникова, Любовь Геннадьевна Герасимова, Камилә Шамил кызы Галәветдиновага үз эшләрен җиренә җиткереп башкарганнары өчен рәхмәт әйтәсе килә…"
Әлеге төзүчеләр коллективы моңа кадәр шушы ук бинада урнашкан фельдшер-акушерлык пунктын капиталь ремонтлаган булган. Идән һәм стеналар җылытылган, бүлмәләргә заманча ишекләр куелган, эчке җылыту системасы тулысынча алыштырылган, яңа канализация коесы казылган.
Мәктәптәге бу үзгәрешләрнең барысы да укыту-тәрбия бирү процессын, авыл кешеләренең тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев