Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кешеләр актив катнашты

Газетабызның алдагы саннарында хәбәр ителгәнчә, якшәмбе көнне шәһәрдә һәм кайбер авыл җирлекләрендә үзара салым буенча референдум үткәрелде.

Район сайлау комиссиясе әгъзалары әйтүенә караганда, халык бу чарада оешкан төстә һәм актив катнашты. Кешеләрнең бу мәсьәләгә җаваплы каравы сөендерә, әлбәттә. Кайбер сәбәпләр аркасында референдумга әзерләнү өчен вакыт күп булмаса да, халыкның активлыгына тискәре йогынты ясамады.
Сайлау участоклары ябылганнан соң тавышларны санау түбәндәге нәтиҗәне күрсәтте: шәһәрдә тавыш бирергә хокукы булган 7189 кешедән референдумда 4639 кеше катнашты, бу халыкның 64,5 проценты. Алар арасында үзара салым кертүне яклап - 3269 (70,47 %) кеше тавыш биргән, 1370 кеше (29,53%) каршы булган.
Тулаем алганда, район буенча хәлләр мондый: сайлау хокукы булган 15786 кешедән сайлау участокларына 11242 кеше - сайлаучыларның 71,21 проценты килгән. 9000 кеше (79,42%) үзара салым кертүне яклап, 2331 кеше (20,58%) аңа каршы тавыш биргән.
Референдумга нәтиҗә ясап район башлыгы Камил Нугаев болай диде:
- Кешеләрнең тавыш бирүдә актив катнашулары һәм тәкъдим ителгән мәсьәләгә уңай караулары күңелле хәл. Минемчә, бу гамәлләре белән алар республика һәм район җитәкчелегенә үзләренең ышанычын белдерделәр. Моның өчен аларга зур рәхмәт әйтәсе килә. Планлаштырылган эшләр башкарылыр, тотылган акча өчен халык алдында отчет бирербез, дип ышандырам...
Бу референдумда быелга гына акча җыю турында карар кабул ителүен дә билгеләп үтәргә кирәк. Хәзерге вакытта үзара салым түләү механизмын көйләүче финанс документлары әзерләнә. Беренче взнослар җыелганнан соң, билгеләнгән эшләр башланып китәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев