Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җиргә тугрылык

Танкеевканың Равил Бакиров крестьян (фермер) хуҗалыгы игенчеләре язгы чәчүне бәйрәм көнне - 9 майда төгәлләделәр.

Бодай 300 гектар мәйданга чәчелде, 180 гектар җиргә - арпа, 70 гектарга солы чәчелде. Һава шартлары уңай торганлыктан, хуҗалык игенчеләре чәчүне кыска вакыт эчендә төгәлләделәр, ә механизаторлар киләчәк уңышка нигез салу өчен көчләрен кызганмадылар.
Орлыкны туфракка иңдерү белән ике чәчкечле МТЗ-82 тракторында Сергей Семенов эшләде. Армиядән кайтуга, инде унбиш ел хуҗалыкта эшләп, шактый тәҗрибә туплаган механизатор үзенә тапшырылган эшкә һәрвакыт җаваплы карый, шуңа күрә берничә тапкыр район алдынгылар слетына делегат булып сайлануы да очраклы түгел. Ә узган ел нәтиҗәләре буенча Сергей район Мактау тактасына кертелгән.
Авыл хуҗалыгында инде кырык елга якын хезмәт куйган Виктор Тареев да яшь механизаторларга да үзенең тырышлыгы, һәр эшкә җаваплы каравы белән үрнәк күрсәтә. Быел яз да Виктор Александрович кыр эшләреннән читтә калмаган, культивацияләү һәм тырмалау белән шөгыльләнде.
- Мондый уңган кешеләр булганда авыл хезмәтчәннәре алдында торган бурычларны җиренә җиткереп үтәргә мөмкин, - ди баш агроном Сергей Архипов. - Быел уңыш мул булыр дип өметләнәбез, чөнки көзге культуралар әйбәт кенә кышлаганнар. Сүз дә юк, күп нәрсә җәйнең ничек килүеннән тора...
Тиздән игенчеләр соң культураларның берсе - карабодай чәчүгә керешәчәк, ул хуҗалыкта 60 гектар мәйдан били.
Виктор Тареев (сулда) һәм Сергей Семёнов эшләрнең барышы турында сөйләшәләр.
Руслан Хәмидуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев