Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Игенчеләр басуларга чыкты

Җирләр кибә башлагач, Фәргат Мөхәммәтов хуҗалыгында уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру эшенә керештеләр.

Тәлгат Җамалетдинов.
"НЖ".
Екатериновка механизаторларына яз көне шактый эшләр башкарырга туры киләчәк. Агроном Әнәс Билалов билгеләп үткәнчә, алар язгы кыр эшләрен тиешенчә башкарып чыгуларына ышаналар. Игенчеләр үз алларына куелган бурычны намус белән башкаралар, аларны карап-тикшереп торырга кирәкми.
Узган еллардан аермалы буларак, быел хуҗалыкта уҗымнар тукландыруны күптән түгел сатып алган катнаш "Рубин" агрегаты белән башкаралар. Самара осталары ясаган бу техника бик гади да, эшләве дә җиңел. Мәсәлән, бер тапкыр салынган 800 килограмм чамасы аммиак селитрасы 6 гектар мәйданны тукландырырга җитә. Кабинага махсус монитор куелган һәм агрегат инде эшкәртелгән участокка яңадан керсә, таблода шул ук вакытта тиешле мәгълүмат күренә.
- Машинаның төзелешен тиз өйрәндек, - ди Раил Зиннәтуллин. - Александр Сигов белән бергә хәзер көненә 130 гектар чамасы җир эшкәртәбез. Көннәр кояшлы, җылы торса, атна уртасына 500 гектардан артык җирне эшкәртеп, тукландыруны төгәлләргә җыенабыз.
Алмаз Гайнетдинов та Екатериновка кырларында инде берничә яз рәттән эшли. МТЗ-1221 тракторы белән ул ашлама ташый. Ә агрегатка ашламаны Спас тармак технологияләре техникумының өченче курс студентлары Рафаэль Сибгатуллин, Айдар Яруллин һәм Илназ Нуриев салып тора. Алар бу эшне җиренә җиткереп башкаралар.
Агроном Әнәс Билалов сүзләренә караганда, хуҗалыкта язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Мәсәлән, тәгәрмәчле һәм чылбырлы 17 трактор тулысынча тәртипкә китерелгән. Туфрак эшкәртү техникасының һәм тагылма агрегатларның күпчелеге көздән үк хәзерләп куелган, язын аларны махсус мәйданчыкка чыгарып, тагын бер тапкыр эшкә әзерлеген тикшергәннәр һәм ремонт ясаганнар. Ягулык-майлау материаллары белән дә проблемалар булырга тиеш түгел, ашлама җитәрлек күләмдә кайтарылган. Чәчүлек орлыгын туфракка иңдерү алдыннан инкрустация ясалырга тиеш. Язгы кыр эшләрендә катнашкан механизаторларны ашату мәсьәләсе дә хәл ителгән.
Кыскасы, язгы кыр эшләре игенчеләр өчен җитди имтихан булганлыктан, үз вакытында һәм сыйфатлы итеп үткәрү мәсьәләсе тиешле дәрәҗәдә хәл ителгән.
Рәсемнәрдә: (өстәге рәсемдә сулдан уңга) Алмаз Гайнетдинов, Илназ Нуриев, Рафаэль Сибгатуллин, Айдар Яруллин; (астагы рәсемдә) Александр Сигов, Раил Зиннәтуллин.
Руслан Хәмидуллин фотолары.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X