Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эшләре мактауга гына лаек

Андрей Тюнев крестьян (фермер) хуҗалыгы басуларында быелгы уңышның шактый югары булуында механизатор Александр Габитов һәм машина йөртүче Владимир Камаевның да өлеше зур. Алар лаеклы рәвештә кыр батырлары дип саналалар. Александр, мәсәлән, үзенең Т-150 тракторы белән иртә яздан көзгә кадәр туфрак эшкәртүдә эшли. Ул көзге һәм сабан культуралары өчен туфрак хәзерләп,...

Андрей Тюнев крестьян (фермер) хуҗалыгы басуларында быелгы уңышның шактый югары булуында механизатор Александр Габитов һәм машина йөртүче Владимир Камаевның да өлеше зур.

Алар лаеклы рәвештә кыр батырлары дип саналалар. Александр, мәсәлән, үзенең Т-150 тракторы белән иртә яздан көзгә кадәр туфрак эшкәртүдә эшли. Ул көзге һәм сабан культуралары өчен туфрак хәзерләп, сезон буе сөрү, культивацияләү һәм тырмалау белән мәшгуль була. Үз эшенең бар нечкәлекләренә төшенгән механизатор тракторын җаваплы чорга алдан ук ремонтлап куя. Владимир Пыров белән бергә алар ел саен 900 гектарга кадәр авыл хуҗалыгы җирләрен эшкәртәләр.

Владимир Камаев та үз эшен зур җаваплылык тоеп башкара. Урып-җыю вакытында ашлык һәм терлек азыгы хәзерләү чорында печән ташыганда аңа көнне-төнгә ялгап диярлек эшләргә туры килә. Тырышлыгы, эш сөючәнлеге аркасында ул бу эшне һәрвакыт җиренә җиткереп башкара.

Александр Габитов (сул рәсемдә) һәм Владимр Камаев һәр эштә өлгерлек күрсәтәләр. Олег Пахомов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев