Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Елны уңышлы тәмамлыйлар

Ленар Гыйниятуллин крестьян (фермер) хуҗалыгы терлекчеләре үтеп баручы елны шактый югары нәтиҗәләр белән тәмамлыйлар. Монда һәр эшченең тырыш хезмәте кергән.

Тәлгат Җамалетдинов
Билгеле булганча, дөрес итеп оештыра белсәң, терлекчелек ел әйләнәсендә табыш китерә ала торган тармак. Шуңа күрә хуҗалыкта соңгы елларда сөт җитештерүгә игътибарны бермә-бер арттырганнар. Мәсәлән, узган ел 396 тонна сөт сатылган булса, быел инде бу күрсәткеч 423 тоннага җиткән.
Екатериновка терлекчеләренең уңышлы эшләвендә бернинди сер юк. Биредә савым сыерларын күп сөт бирә торган таналар белән алыштыруга зур игътибар бирәләр, терлекләргә сыйфатлы азык ашаталар, сыерларны ясалма орлыкландыру шактый югары дәрәҗәдә оештырылган. Монда һәр вак-төякне исәпкә алырга тырышалар һәм нәтиҗәдә ул югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирә.
Билгеле, коллективта эш өчен җан атучы, бу тармакта зур тәҗрибә туплаган терлекчеләрнең хезмәт куюы да зур роль уйный. Мәсәлән, алар арасында савым операторлары Гөлшат Гыйниятуллина һәм Ләйсән Нуриеваны әйтеп үтәргә мөмкин. Һәрберсенең группасында 45әр сыер, шуңа күрә мәшәкатьләре җитәрлек. Сыер савучылар үз бурычларын һәрвакыт җиренә җиткереп үтиләр. Соңгы вакытта группадагы һәр сыерның уртача тәүлеклек савымы 12 килограммнан артып китә, бу узган елгы күрсәткечтән шактый артык. Ә тырыш хезмәт өчен түләү дә начар түгел - сыер савучылар аена 12 мең сумнан артык хезмәт хакы алалар.
Айрат Гыйльманов - терлекләрне ашату операторы. Фермада барлык эшләр механикалаштырып бетерелмәгәнлектән, терлек азыгын кул белән таратырга туры килә. Сыерларның күпме сөт бирүе аның тырышлыгына да бәйле, шуңа күрә Айрат Мәсхүт улы үз эшен намус белән башкара. Фермада эшләүче һәр кеше үзенең коллектив алдындагы җаваплылыгын аңлап, шуңа нигезләнеп эш итәргә тырыша.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев