Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Делегат булып сайланды

Никольски авылы бозау караучысы Әнисә Вәлиуллина район алдынгылары слетына делегат итеп сайланды һәм бу очраклы түгел.

Алдынгы терлекче еллар эчендә слетларга ничә тапкыр делегат булып сайлангандыр, хәзер үзе дә белми. Гомеренең утыз елын ул терлекчелеккә багышлады: башта ун ел сыерлар сауды, соңгы егерме елда бозау караучы булып эшли. Яшь терлекләрне ул бозаулаган көннән кабул итеп ала. Әлбәттә, яшь бозаулар кечкенә бала кебек, дими игътибар һәм кайгыртучанлык таләп итәләр. Зур тәҗрибә туплаган Әнисә бу эшнең бөтен нечкәлекләрен белә һәм шуңа күрә бозауларны исән-сау үстерә.

Дөрес, эшнең авыр вакытлары күп була, чөнки яшь бозаулар еш авырый, монда инде ул вакыт белән исәпләшеп тормый.

"Бозау карарга дип тәкъдим иткәч, мин башта аптырап калдым, ияләнгән эшемне ташлыйсы килмәде, - ди ул... Хәзер инде барысына да күнектем, яшь бозаулар кечкенә бала кебек бит ул, даими игътибар таләп итәләр, мин аларның барысын да яратам".

Бозаулар да аңа нык ияләнгән, аның тавышын ишетүгә җанланалар, мөгри башлыйлар. Ул аларны килүгә сыйпап чыга, тыныч кына сөйләшә. Бозау караучы аларны дүрт-биш айга кадәр үстерә дә, терлек караучыларга тапшыра.

Аның куйган тырышлыгы яхшы нәтиҗә бирә, бозауларның көнлек уртача үсеше 800-900 граммга җитә. Бозаулар авырып киткәндә ул нәрсә эшләргә кирәклеген үзе дә яхшы белә. Кирәк булса уколын да үзе кадый, тиешле даруларын да таба.

Хәзерге вакытта аның группасында кырыклап бозау бар. Тиздән аларның саны тагын да артачак, чөнки фермада сыерлар бозаулый башлаган. Әнисә Сәлим кызы эшләгән Андрей Синицин хуҗалыгында 200гә якын мөгезле эре терлек бар, шуный яртысыннан артыгы-савым сыерлар. Кышлату чорына хуҗалыкта җитәрлек кадәр печән, салам, сенаж туплаганнар, шуңа күрә терлекләрне туйганчы ашаталар.

Шунысы да бар, фермада сыерларны өч тапкыр савалар һәм көн саен сөтне Димитровградка озатып торалар. Сатып алучылар ун көн эчендә акчаны түлиләр, сөтнең бер литры 20 сум

Тиздән фермадагы терлекләр саны артачак, махсус программа буенча хуҗалыкка 20 тана алып кайтырга тиешләр. Димәк, терлекчеләргә дә эш артачак. Фермада барлыгы дүрт сыер савучы, дүрт терлекче эшли. Алар барысы да үз эшен яхшы белгән, тәҗрибәле, тырыш кешеләр, шуңа күрә киләчәктә дә үз бурычларын уңышлы башкарырлар, дип ышанырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әнисә Вәлиуллина алдынгылары слеты делегат