Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Бу күркәм традиция дәвам итәр...»

Узган сишәмбедә Болгар музей-тыюлыгының фестиваль-чаралар комплексында тантаналы шартларда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясе үткәрелде.

Владимир Корнилов

Беренче класска баручы 89 укучыга язу-сызу әсбаплары белән мәктәп сумкалары тапшырдылар. Бу көнне алар янына кунакка Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, социаль мәсьәләләр буенча ТР Президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Дәүләт Советы депутаты, «Алексеевскдорстрой» ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев һәм башкалар килде. Югары кунакларны район башлыгы, «Шәфкатьлелек» («Милосердие») попечительләр советы рәисе Камил Нугаев озатып йөрде.

- Бу акция үткәрелгән җиде ел эчендә без 700дән артык балага ярдәм иттек, - диде ул. - Безнең хәйриячеләр һәм игәнәчеләр ярдәменнән башка моны башкарып чыгып булмас иде. Ярдәм итеп торулары өчен аларга зур рәхмәт...

Минтимер Шәймиевның чыгышын тамашачылар кайнар алкышларга күмделәр.

- Безнең республика башка төбәкләр арасында беренчеләрдән булып бу акцияне үткәрә башлады, - диде ул. - Хәзер бу күркәм традициягә әверелде. Балаларны мәктәпкә җыюда кыенлыклар булган гаиләләрнең 2нче класстан алып 11нче класска кадәр укучы балалары булучыларга да ярдәм итәбез. Мәктәпкә җыйганда барысы да бертигез шартларда булырга тиеш - акциябез нәкъ шуңа юнәлдерелгән...

Ул шулай ук акциягә өлеш керткән, балаларның язмышына битараф булмаган һәр кешегә һәм оешмага рәхмәт белдерде.

Бу тантананың хөрмәтле кунаклары дәртле музыка тавышы, тамашачыларның кайнар алкышлары астында беренче класс укучыларына мәктәп сумкалары бүләк иттеләр. Бала-чаганың шатлануын күргән өлкәннәр дә дулкынлануларын яшерә алмадылар.

Шунда ук Минтимер Шәймиев ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгына туристларга экскурсия хезмәте күрсәтү өчен биш автокар бүләк итте, шулай ук борынгы Болгарны торгызу эшенә зур өлеш керткән төзүчеләргә һәм хәйриячеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Аннары кунаклар борынгы Болгар объектларында үткәрелгән киңәйтелгән күчмә киңәшмәгә юнәлделәр, ә бәйрәм үз көенә дәвам иттте.

Яшь артистлар булачак беренче класс укучыларын шушы истәлекле вакыйга белән котлап, җырлар бүләк иттеләр, биеделәр, күңел ачтылар. Балалар җәйнең җылысына, дуслары белән очрашуга сөенеп, яңа тәэсирләр белән уртаклаштылар. Ә өлкәннәр тормышка яңа аяк баскан балалар өчен сөенделәр.

Рәсемнәрдә: Минтимер Шәймиев балаларга мәктәп сумкалары тапшыра; балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар; туристларны Болгар тыюлыгында әнә шундый электромобильләрдә йөртәчәкләр.

Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев