Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бөтен җиргә яхшы юллар кирәк

Бу якшәмбедә юл эшчеләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр.

Әле кайчан гына язгы һәм көзге пычракларда Чәчәкле авылы урамнарыннан үтеп йөрерлек түгел иде. Күптән түгел "Сувар "Б" оешмасы коллективы дүрт урамга вак таш җәеп чыкты. Аңа кадәр юл өстен тигезләп, ком ташыдылар, 9 урында су ага торган торбалар урнаштырдылар. Юлсызлыктан тилмергән авыл халкы киләчәктә юлларның яхшырачагын күреп сөенә.
Бу оешма эшчеләре аңа кадәр универсаль "Олимп" спорт залы каршындагы мәйданга асфальт җәйделәр. Монда мини-футбол кыры һәм волейбол-баскетбол мәйданын эшләделәр.
Агымдагы ел башыннан бирле алар шактый гына эшләр башкардылар. Яз көне, мәсәлән, шәһәр урамнарындагы юлларны тәртипкә китерделәр, ватык-җимерек урыннарга асфальт салып чыктылар. Мастер Сергей Князев сүзләренә караганда, бу максатлар өчен планлаштырган 300 тонна урынына 700 тонна асфальт-бетон катнашмасы киткән. Шәһәрдәге күпчелек юлларның файдалану сроклары беткән һәм шуңа күрә зур ремонт таләп итәләр.
Әлбәттә, шәһәрдәге бөтен урам юллары ялтырап ята, дип әйтеп булмый. Шәһәр читендәге юллар һәм күп кенә тыкрык юлларын тәртипкә китерү өчен әле күп эшләр башкарырга кирәк. Алтмышынчы елларда салынганннары хәзер инде капиталь ремонт таләп итә. Яз көне өстән төзәтеп киткән урыннар озакка чыдамый. Бу яктан юлчыларның эшләре бик күп әле.
Толстой, Олег Кошевой урамы юлларына вак таш җәеелде, ә Хирург Шеронов урамында һәм үзәктәге чатларда "Уңайлы юллар" республика программасы кысаларында, җәяүлеләр йөри торган тротуарларга реконструкция үткәрелде.
Моннан тыш, 17 күпер тәртипкә китерелде, аларны буяп, чистартып, тирә-ягын чабып чыктылар. Шулай ук яз көне су басканлыктан, Иске Рәҗәп авылы янындагы күпергә планлы ремонт үткәрелде.
Сүз дә юк, бөтен авылларга уңайлы юллар кирәк, ә аларны төзү беренче чиратта юл төзүчеләрнең тырышлыгына бәйле. Коллективта тәҗрибәле, үз бурычларына намуслы караучы, аны вакытында һәм җиренә җиткереп башкара торган кешеләр эшли. Автогрейдерда эшләүче Сергей Вдовин шундый булдыклы эшчеләрнең берсе. Барлык объектларда да вак ташны ул җәеп чыкты.
Әтиле-уллы Михаил һәм Павел Вакуровлар да башкаларга үрнәк булып тора. Михаил МТЗ-82 тракторында эшли, ә Павел КамАЗ машинасын йөртә һәм ул тиешле урынга вак таш белән ком ташый. Эшкә бик җаваплы карыйлар.
Тракторчы Александр Пеньков, эшче Андрей Селиванов, төягеч машинисты Александр Палагин, КамАЗ йөртүче Игорь Новиков һәм күп кенә башкалар уртак эшкә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Коллективка тапшырылган бурычны намус белән үтиләр.
Рәсемнәрдә: Михаил Вакуров (сулда) һәм Сергей Вдовин; Павел Вакуров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев