Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Болгар хәзер бөтен дөньяныкы...”

Чәршәмбе көнне Болгарда һәм Казанда Борынгы Болгарны Бөтендөнья ЮНЕСКО Мирас исемлегенә кертү турында Болгар дәүләт тарих-архитектура музей- заповеднигына сертификат тапшыруга багышланган зур тантана булды.

Владимир Корнилов
Сертификат тапшыру тантанасы Казанда, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында булды. Көчле алкышлар астында бу мөһим документны ЮНЕСКОның Генераль директоры Ирина Бокова Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырды.
- Борынгы Болгарны ЮНЕСКО Исемлегенә кертү аның дөньякүләм әһәмиятен күрсәтә, - диде тантанада Рөстәм Нургали улы, - димәк, бу объектны без киләчәк буыннарга сакларга тиеш. Бу күптән көтелгән җиңү...
Ул бу гаять зур эшкә үзләреннән зур өлеш кертүчеләргә олы рәхмәтен белдерде.
Казандагы рәсми тантанага кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни мирас һәйкәлләрен яңарту фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, ЮНЕСКОның Генераль директоры Ирина Бокова, ЮНЕСКО каршында Россиянең даими вәкиле Элеонора Митрофанова, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, "Яңарыш" фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, Бөтендөнья мирасының Гарәп дөньясы региональ үзәге директоры Мөнир Бушенаки, Россия ИКОМОС милли комитеты президенты Игорь Маковецкий, ТР Мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин һәм башка рәсми затлар бар иде. Алар Болгар тарих- архитектура музей-заповеднигы һәйкәлләрен карадылар. Кунакларны Болгарда Спас район башлыгы Камил Нугаев каршы алды.
Башта кунаклар Кече манара, Ак һәм Кара пулатны карадылар, аннары Елга вокзалында булдылар, Болгар цивилизациясе музее белән таныштылар, Идел Болгарында Ислам дине кабул итү хөрмәтенә төзелгән һәм дөньяда иң зур басма Коръән сакланган Истәлек билгесен карадылар, картиналар галереясы белән таныштылар.
Аннары кунаклар Җәмигъ мәчете янында махсус ясалган сәхнәгә юнәлделәр.
Тантаналы чара Болгар тарихын чагылдыручы театраль тамаша белән башланып китте. Болгар ханнары, Ибн-Фадлан илчелеге, төрле елларда борынгы башкалага килгән һәм биредәге һәйкәлләрне саклау турында тиешле Указ чыгарган Петр I, Әби патша, Казаннан килгән артистлар, җирле башкаручыларның чыгышлары - болар барысы да һәркем күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды.
Сәхнәгә Минтимер Шәймиев, Ирина Бокова һәм Камил Нугаев күтәрелә.
- Бездә бүген зур бәйрәм, - диде халыкка мөрәҗәгать итеп Минтимер Шәрип улы. - Күптәнге хыялыбыз тормышка ашты - Болгарның тарихи комплексы шушы елның июнендә ЮНЕСКО Исемлегенә кертелде. Бу безнең тарих… Барыгызны да ихластан котлыйм…
Татарстанның беренче Президенты сертификат тапшыру өчен әлеге тантанага махсус килгән Ирина Боковага аеруча зур рәхмәтен белдерде. Бу Татарстанга, аның күпмилләтле халкына ихтирам билгесе, дип тә өстәде Минтимер Шәрип улы.
- Без Минтимер Шәймиев белән күптәнге дуслар, - диде үзенең чыгышында ЮНЕСКОның Генераль директоры, - эш барышында без күп очраштык, мин бу тантанада катнашырга вәгъдә биргән идем. Инде менә сезнең каршыгызда басып торам… Бу нәтиҗәгә ирешүдә Россия һәм Татарстан җитәкчеләренең тырышлыгын, экспертларның эшен билгеләп үтәргә кирәк. Традицияләрне, гореф-гадәтләрне, борынгы ядкарьләрне саклау һәм аны киләчәк буыннарга җиткерүнең матур үрнәген Болгар мисалында ачык күрергә була.
Болгар - гаҗәеп уникаль һәйкәл, ул хәзер бөтен дөньяныкы булып санала… Тарихи һәйкәлләрне саклау һәм аларны киләчәк буыннарга тапшыру - зур һәм җаваплы эш. Үз мәдәниятыгызны, үз тарихыгызны ихтирам итүегез, башкарган игелекле эшләрегез өчен зур рәхмәт сезгә!
- Болгарны ЮНЕСКО исемлегенә кертү турындагы хыялыбыз тормышка ашты, - диде үзенең чыгышында район башлыгы Камил Нугаев. Моның өчен беренче чиратта "Яңарыш"фондына һәм аның җитәкчесе, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка, шулай ук ил һәм республика җитәкчеләренә, Татарстан халкына рәхмәт әйтәсе килә.
Минтимер Шәймиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Болгар музей-тыюлыгы директоры Фәргат Мөхәммәтовка Болгарга килүче туристларны йөртү өчен җиде яңа электрокар һәм биш автобус ачкычларын тапшырды.
Тантана азагында бәйрәм концерты булды, соңыннан кунаклар ЮНЕСКОның 1002 нче объекты - Болгар музей-тыюлыгы һәйкәлләрен карап йөрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев