Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Берәүнең дә сынатасы килмәде

Кадет мәктәп-интернат укучылары Ватан Батырлары көнен сүз белән түгел, ә чын эш белән билгеләп үтү өчен беренче тапкыр башлангыч хәрби әзерлек элементларын да үтәп, шактый озын арага марш-бросок ясадылар. Бу чара шулай ук ноябрь азакларында билгеләп үтелгән Россия Диңгез пехотасы көненә дә багышланды.

Олег ПАХОМОВ
Марш-бросок уздыру турында сүз кузгаткан командир-тәрбияче Рәис Мулеевның матур инициативасын башкалар да, шул исәптән тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Дмитрий Ключников, командир-тәрбияче Сергей Ярошевич, мәктәп-интернатның шәфкать туташы Валентина Волкова бердәм хуплады. Россия Федерациясе һава десанты гаскәрләренең запастагы офицеры Рәис Рөстәм улы үзенең хезмәттәшләре белән бергә Ватанның булачак сакчыларын хәрби хезмәткә өйрәтергә теләп, һәр кадет мәктәптә укыганда ук армия тормышы атмосферасын тоярга, үзен төрле шартларда сынап карарга тиеш, дип дөрес уйлый.
Кадетларның әлегә кадәр мондый физик киеренкелек халәтен кичергәне булмагандыр. Шунысын әйтергә кирәк, катлаулы шартларда ун чакрымлы арага бөтен хәрби кирәк-яракларын күтәреп марш-бросок ясау бер дә җиңел түгел. Алай гынамы, һәркем түзә дә алмаска мөмкин. Боларның барысын да истә тотып, 8-11 класс укучылары арасыннан аеруча яхшы әзерлеккә ия булган унике укучыны сайлап алганнар. Аларның барысы да саклагыч камуфляж кием белән тәэмин ителгән, АК-74 автоматының тимердән ясалган макеты, противогаз, медикаментлар, коры кием-салым һәм башка кирәкле әйберләр салынган биштәр бирелгән.
Халык телендә Красный Яр дип йөртелгән урынга кадәр барып җиткәнче марш-бросок вакытында кадетларга бер дә җиңел булмагандыр, диясе килә. Ни өчен дигәндә, йөгерү белән бергә төрле башлангыч хәрби әзерлек элементларын да еш үтәргә туры килгән. Аерым алганда, яшүсмерләр тактик әзерлеккә өйрәнгән: шартлы дошман һөҗүме вакытында отделение белән бергә киңәшеп эш иткәннәр, билгеләнгән урынга разведкага барганнар. Моннан тыш, радиациядән, химик һәм бактереологик корал белән һөҗүм иткәндә дөрес итеп сакланырга өйрәнгәннәр, шартлы рәвештә зарарландырылган зона аша үткәннәр, противогаз кию буенча билгеле нормативларны үтәгәннәр. Чараны оештыручылар яшүсмерләрне медицина ярдәме күрсәтергә дә өйрәткәннәр.
Мәсәлән, тиз арада медицина пункты булдыру, гади генә әйберләр ярдәмендә башлангыч ярдәм күрсәтү, шулай ук ял итү урынын сайлау - боларның берсе дә игътибардан читтә калмаган.
Армия хезмәтенә әзерләнү максаты белән яшүсмерләргә әлегә кадәр мондый гамәли дәрес үтәргә туры килмәгән. Шулай да, физик һәм психологик имтиханны уңышлы тапшыруларына аларның барысы да бик канәгать калган. Чараны оештыручылар аеруча Зосим Теплов, Кирилл Лисин, Илдар Вахитов һәм башка укучыларның активлыгын һәм әйбәт физик әзерлеген билгеләп үтәләр. Мондый марш-бросокны киләчәктә дә үткәрергә кирәк, дигән фикерне аларның барысы да хуплыйлар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X