Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балалар бакчасы һәм мәктәп үзгәрәчәк

Шушы көннәрдә "Солнышко" балалар бакчасында ремонт эшләре башланды.

Аның барышында түбәнең бәпкәләре, аркылы такталары тулысынча алыштырылырга тиеш. Шулай ук кәрнизләр ясау, заманча технология таләпләрен исәпкә алып, чардакны чистарту һәм җылыту да күздә тотыла. Профнастилдан ясалган яңа түбә бинага бөтенләй яңа төс биреп торачак.
Хәзерге вакытта бу объектта ремонт эшләрен алып баручы "РегионСтрой" җәмгыяте эшчеләре түбә бәпкәләре һәм такталарның яртысын инде алыштырганнар. Яңгыр ява калса, ачык калган урыннарны махсус су һәм парны изоляцияли торган материал белән каплап торырга җыеналар.
Ремонт эшләре җирле бюджет хисабына башкарыла.
Республика программасы кысаларында Кузнечиха урта мәктәбендә башлап җибәрелгән ремонт та бүген тулы көч белән бара. Анда шулай ук такталарын алыштырып, түбәгә тулысынча ремонт ясау, чардакны җылыту һәм башка эшләрне башкару күздә тотыла.
Җылыту һәм су белән тәэмин итү системаларын үзгәртеп ясау мәктәпнең эчке микроклиматына, һичшиксез, уңай йогынты ясарга тиеш. Ә яңа керү урыны мәктәптә зур үзгәрешләр булуын әллә каян күрсәтеп торыр.
Бүгенге көндә Надыйр Гомәров, Петр Мартынов һәм Владимир Фомин тырышлыгы белән мәктәпнең өч катында да иске агач тәрәзәләр заманча пластик тәрәзәләргә алыштырылган, шуңа күрә класс бүлмәләре иркенәеп, яктырып киткән кебек тоела. Ә кышын мондый тәрәзәләр җылылыкны яхшы саклый.
Хәзер төзүчеләр җылыту системасын монтажлауга керешәләр. Бу җаваплы участокта эшләүче тәҗрибәле осталар Евгений Кузнецов белән Алексей Чикалин беренче сентябрьгә кадәр яңартылган һәм тагын да матураеп киткән мәктәпне файдалануга тапшырып балаларны сөендерү өчен көчләрен кызганмыйлар.
"Солнышко" балалар бакчасын ремонтлаучы (сулдан уңга) Әгъзам Шәйгәрәев, Ирек Шәйгәрәев, Илдар Гобәйдуллин, "РегионСтрой" җәмгыяте директоры Сергей Марюхов һәм Наил Шәйгәрәев алда торган эшләр буенча фикер алышалар.
Руслан Хәмидуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев