Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алиш исеме күңелләрдә мәңге сакланыр...

Узган атнада Көектә татар балалар язучысы, тоткынлыкта Муса Җәлил белән бергә фашистларга каршы яшерен эш алып барган Абдулла Алишның тууына 105 ел тулуны билгеләп үттеләр. Тантанага Казаннан язучылар һәм шагыйрьләр, Алишның туганнары килгән иде.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Көектә Алишны онытмыйлар. Язын, бар тереклек дөньясы уянып килгән мәлдә, язучы бюсты урнаштырылган Мәдәният йорты янәшәсендәге скверда күз явын алырлык чәчәкләр утырталар. Җирле музейда Алишның тормышы һәм иҗаты турында сөйләүче экспонатларны кадерләп саклыйлар. Мәктәп укучылары һәм балалар бакчасына йөрүче нәниләр аның байтак шигырьләрен һәм әкиятләрен яттан беләләр… Юбилейга килгәндә исә, язучы әсәрләренә нигезләнеп әдәби-музыкаль композиция әзерләгәннәр. Балалар сәнгатьле итеп аның шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Алишның бу җирдә бары тик игелекле эш-гамәлләр генә кылырга чакырып язган әсәрләрен балаларның яратуы ачык күренде. Алишның каңгылдашып җылы якларга китүче кыр казларына атап язган җырын Рузалия Садретдинова башкаруында тыңлаганда, бу җырны язучы үзенең киләчәк язмышын күз алдында тотып язган кебек тоелды. Болгардагы 2 нче урта мәктәп укучылары юбилейга "Койрык" әкиятен сәхнәләштереп килгәннәр, матур итеп биеп тә күрсәттеләр.
- Язучының туган авылына җыелып очрашу зур әһәмияткә ия, - диде халыкка мөрәҗәгать итеп район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов.
- Без Алишны беркайчан онытырга тиеш түгел. Аның туган ил, туган җиребезгә мәхәббәт хисе белән сугарылган әсәрләрен бездән соң килүче буыннар да яратып укыр әле…
Район башлыгы урынбасары хаклы рәвештә билгеләп үткәнчә, Абдулла Алиш музееның бүгенгәчә рәсми статуска ия булмавы гына борчылу тудыра. Көек янәшәсеннән генә олы юлдан көн саен Болгар музей-тыюлыгына автобуслар бер-бер артлы узып кына тора. Алар Абдулла Алишның туган авылы яныннан узып баруларын белми дә торганнардыр. Шуңа күрә музей статусы турында мәсьәләне кичекмәстән Язучылар берлеге һәм республиканың Мәдәният министрлыгында кузгатырга кирәк.
Язучылар берлеге рәисе урынбасары Вакыйф Нуриев шушы көннәрдә Казанның "Мир" кинотеатрында "Татармультфильм" студиясе тарафыннан Алишның "Сертотмас үрдәк" һәм "Куян кызы" әкиятләренә нигезләнеп төшерелгән мультфильмнар сериясе күрсәтелүе турында әйтте. Әлеге әкиятләр узган гасырның 30-40нчы елларында язылган булсалар да, бүген дә үзләренең актуальлеген югалтмаган, балаларны җәлеп итәләр. Аның әкиятләрен Казандагы 20нче гимназия балалары да ярата. Биредә күптән түгел генә "Алиш варислары" музее ачылган.
-- Алиш - безнең балачак укытучыбыз, - диде горурланып Вакыйф Вәкил улы. - Сүзнең тылсымлы көче ярдәмендә ул яхшылыкны яманлыктан аерырга, Ватанны яратырга, өлкәннәрне ихтирам итәргә өйрәтә. Аның кыска, әмма йолдыз кебек якты гомере һәркемгә үрнәк булырга тиеш…
Вакыйф Нуриев 1996 елда республиканың Язучылар берлеге һәм Мәдәният министрлыгы тарафыннан булдырылган Абдулла Алиш исемендәге премиянең яңа лауреатын атады. Быел бу бүләккә урта һәм олы яшьтәге мәктәп балалары өчен борынгы төрки халыклар тарихы турындагы "Сөт китә, Ватан кала" хикәяләр җыентыгы өчен прозаик Солтан Шәмси лаек булды.
Шагыйрь һәм галим Фарсель Зыятдинов, берничә шигъри җыентык авторы Әнәс Хәсәнов (ул Көектә туып үскән), "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясенең бүлек җитәкчесе Дания Гайнетдинова, Татарстан китап нәшриятының баш редакторы Ленар Шәех, шагыйрә Йолдыз Шәрәпова, Алишның туганнары - Гөлшат һәм Азат Сункишевлар, Илдар Алишев һәм башкалар үзләренең чыгышларында Алиш иҗатының үсеп килүче яшь буынга рухи, эстетик һәм патриотик тәрбия бирүдәге әһәмиятле ролен тагын бер кат ассызыклап үттеләр..
Сугыш уты кабынмаса, Алиш әле тагын никадәр асыл әсәрләр иҗат итә алган булыр иде. Әмма 36 яше тулганчы язарга өлгергәннәре дә тарихта калырлык . Ул балаларны яраткан, дөньяга балалар күзе белән караган. Шуңа күрә әкиятләре нәни укучыларны тиз таба.
…Алишның әнисе Газизә апа гомеренең соңгы көннәренә кадәр улын өзелеп көткән, бәлки кайтыр, дип өметләнгән. Могҗиза бары әкиятләрдә генә була. Алишның үзе урынына илебезгә немец тоткынлыгында язылган кайбер шигырьләре генә кайтты.
Рәсемнәрдә: А.Алишның туганнары Азат, Гөлшат Сункишевлар, Илдар Алишев (сулдан уңга) Алиш һәйкәле янында; Вакыйф Нуриев Солтан Шәмсигә Алиш премиясен тапшыра.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев