Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алиш – безнең горурлыгыбыз

Районыбызның Көек авылындагы Габделбәр һәм Газизә Алишевлар гаиләсендә булачак балалар язучысы Абдулланың дөньяга аваз салуына йөз дә дүрт ел тулды. Ул вакытта бу исемнең зур танылу алачагы турында берәү дә уена китермәгәндер. Ел саен Алишны зурлап искә алу өчен аның туган төбәгенә республиканың әдәбият-сәнгать әһелләре, туган-тумачалары җыела.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ.
"НЖ".
Татар балалар әдәбиятында зур эз калдырган һәм Муса Җәлил белән фашистларга каршы яшерен эш алып барып тиңдәшсез батырлык кылган якташыбызга багышлап күп китаплар язылган, нәфис һәм документаль фильмнар төшерелгән. Бик күп малайлар һәм кызлар аның Ватанга чын мәхәббәт белән сугарылган әкиятләрен һәм шигырьләрен укып үсте. Ул үзенең әсәрләре аша яхшылыкны яманлыктан аерырга өйрәтте, намуслы һәм тәүфыйклы булып үсәргә өндәде. Яхшылык яманлыктан көчлерәк - әлеге фикер аның балаларга һәм өлкәннәргә атап язылган әдәби иҗаты аша кызыл җеп булып үтә.
Абдулла Алиш тормышны яраткан. "Их, ничек яшисе килә. Язылган һәм уйда йөрткән күп нәрсәләр безнең белән югалачак…". Шагыйрьнең могҗиза белән генә сакланып калган соңгы хатындагы бу юллар тагын бер тапкыр аның тормышны сөюе турында сөйли. Кызганыч, башын фашист гильотинасы өзәр алдыннан шагыйрьнең күңелендә нинди уйлар тууын беркайчан да белә алмабыз. Аның Ватаныбызны, әти-әнисен һәм иң якын кешеләрен өзелеп сагынуы бәхәссез.
Бүген үзебезне кызыксындырган теләсә нинди мәгълүматларны, шул исәптән балалар әсәрләрен Интернеттан тиз табарга була. Мавыктыргыч итеп язылсалар да, аларда Алиш шигырьләрендәгедәй җылылык һәм аклык юк. Шуңа күрә аның иҗаты әле дә үзенең актуальлеген югалтмый.
Абдулла Алишның туган көненә багышланган тантана традиция буенча аның туган авылы Көектә башланды. Бирегә Татарстан Язучылар берлегеннән Вакыйф Нуриев җитәкчелегендә зур делегация килде. Аның составында шагыйрь һәм әдәби тәнкыйтьче Мөдәррис Вәлиев, шагыйрь һәм галим, танылган бакчачы Фарсель Зыятдинов, прозаик, "Татарстан" Дәүләт телерадиокомпаниясенең бүлек мөдире Дания Гайнетдинова, "Ялкын" журналы мөхәррире Фәйрүзә Мөслимова, "Сабантуй" газетасы мөхәррире Йолдыз Шәрәпова, шагыйрь һәм прозиак Нәкыйп Каштанов та бар иде. Әлеге язучыларның күбесе Алиш премиясе лауреатлары. Очрашуга шулай ук Алишның туганнары - Азат һәм Гөлшат Сөнкишевларның килүе дә нур өстенә нур булды.
Җирле мәктәп укучылары шагыйрь әкиятләре буенча театральләштерелгән тамаша әзерләгән, аның шигырьләрен укыдылар, берничә җырын башкардылар.
- Балалар арасында Алиш абый әкиятләрен белмәүчеләр юктыр ул, - диде митингта чыгыш ясап район башлыгы Камил Нугаев. - Мин әле дә аның тирән мәгънә салынган кайбер шигырләрен яхшы хәтерлим. Без Алишлы булуыбыз белән горурлана алабыз!
Кунаклар патриот-язучының бюстына чәчәкләр салдылар.
Тантана район Мәдәният йортында дәвам итте. Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Вакыйф Нуриев Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиянең яңа лауреаты исемен атады. Быел әлеге бүләккә балаларга атап язылган иң яхшы хикәяләр, әкиятләр һәм шигырьләр тупланган "Күчтәнәч" китабы өчен республика клиник хастаханәсе табибы, бала җанлы шагыйрь Нәкыйп Каштанов лаек булды.
Танылган журналист, "Бәллүр каләм" конкурслары лауреаты, берничә китап авторы Азат Сөнкишев Апастан килгән. Залдагыларга мөрәҗәгать итеп, ул Апас балаларының да шагыйрь әсәрләрен яратуын, күптән түгел район үзәгендәге урамнарның берсенә Абдулла Алиш исеме бирелүен әйтте. Прозаик Мөдәррис Вәлиев быел Алишның әкиятләре беренче тапкыр татар балаларының тәүге китабы - "Әлифба"га кертелүен әйтте. Бу шатлыклы хәбәр һәркемне куандырды. Язучылар аннары балаларга үзләренең китапларын бүләк иттеләр.
Иске Рәҗәп һәм шәһәрдәге икенче урта мәктәп укучылары сәхнәдә шагыйрь тормышының кайбер якларын гәүдәләндерделәр, әкиятләреннән тамаша күрсәттеләр, Алиш абыйларының шигырьләрен укыдылар, туган як турында җырлар башкардылар.
Абдулла Алиш кыска гомерле булса да, җирдә үзеннән соң якты эз калдырды. Аның гомере газиз туган ягына, Ватанына мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге булып тора.
Рәсемнәрдә: көектәге тантана; В. Нуриев Н. Каштановка Алиш премиясен тапшыра; А. Сәнкишев; Г. Сәнкишева Алиш бюстына чәчәкләр куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев