Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Саклык белән тотарга кирәк

    (финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устинаның район Советы утырышында ясаган докладыннан)

    Районның консолидацияләнгән бюджет күләме елның-елында үсә бара. 2012 елда бюджет керем өлеше буенча 335,0 миллион сум итеп расланды, үтәү барышында 453,5 миллион сум итеп ачыклык кертелде һәм 462,5 миллион сум күләмендә үтәлде. Район бюджетына килгәндә, ул башта расланган күләмнән 16,2 миллион сумга артыграк булды һәм 438,9 миллион сум күләмендә үтәлде. Акчаның төп өлеше - 347,4 миллион сум республика бюджетыннан керде, үсеш 2011 ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда 103% тәшкил итте. Без 2012 елда финанс ярдәмен 9,6 миллион сумга күбрәк алдык.
    Консолидацияле бюджетка салым һәм салым булмаган керемнәр дә артты. 2012 елда әлеге чыганак 115,1 миллион сум күләмендә мобилизацияләнде, үсеш 2011 ел күләменә 31% процент тәшкил итте. Планнан тыш керем 31,0 миллион сум алынды.
    Керемнәр җирлек бюджетларына да шактый керде. Өстәмә керемнәр 8,0 миллион сум җыелды. Бу керемнәр ел дәвамында көтелмәгән чыгымнар өчен тотылды.
    Узган еллардагы кебек үк, бюджетны тулыландыручы төп чыганак булып физик затларның кеременә салынучы салым тора. Консолидацияләнгән бюджетның үзкеремнәр күләмендә ул 73% процент тәшкил итте. Планда каралган 62,4 миллион сум урынына бюджетка 83,7 миллион сум акча җыелды, 2011 ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда, үсеш 128% тәшкил итте.
    Моңа, әлбәттә инде, уртача хезмәт хакының артуы аркасында ирешелде, район буенча алганда, хезмәт хакы уртача 25,7 % ка артты һәм 13,7 мең сум тәшкил итә. Шулай ук түләнмәгән бурычларның түләнүе дә шактый ярдәм итте.
    Шулай да, элеккечә үк бюджетка акчаның күпчелек өлеше бюджет учреждениеләреннән, төрле предприятиеләрдән һәм инвесторлардан керә. Безнең районда теркәлгән предприятиеләр, шул исәптән фермер хуҗалыклары һәм эшмәкәрләрдән кергән акча 14,2 % тәшкил итә. 2012 елда әлеге категориядән кергән акча 2011 елга караганда 37% артты.
    2013 елның 1 гыйнварына алынган мәгълүматларга караганда, район территориясендә 495 эшмәкәр (шул исәптән КФХлар) үз эшен алып бара. Шуларның 88е, яки 18 проценты (шул исәптән КФХлар) физик затларның кеременә салым түли. 2012 елда алардан район бюджетына нибары 4,6 миллион сум гына акча керде. 2013 елда 68 эшмәкәр эшчәнлеген туктатып салым түләми башлады, 9 эшмәкәр үз эшен башлады.
    Район бюджетына шактый акча җир салымыннан керә. Ул элек тә шулай иде, киләчәктә дә бюджетны тулыландыручы төп чыганакларның берсе булып калачак. Җир салымы 2011 ел белән чагыштырганда, билгеләнгәннән күбрәк керде.
    Планда каралган табышның күбрәк керүен җир биләмәләренең кадастр бәясе артуы, недоимканы түләү һәм проблемалы җир биләмәләре белән ныклы эш алып бару белән аңлатырга була. Җирнең хуҗасы кем булса, салым да шунардан түләтелде. Моның нәтиҗәсендә бюджетка өстәмә рәвештә 800,0 мең сумнан артык акча керде.
    Елның-елында район һәм җирлек бюджетына җирне арендага алган өчен акча пландагыга караганда артыграк кереп бара. Еллык 2,4 миллион сум урынына консолидацияләнгән бюджетка 4,1 миллион (үсеш 53% тәшкил итә) сум акча керде. Барлык җирлекләр дә диярлек әлеге түләүләрне сизелерлек арттыруга ирештеләр.
    Бурычларны (недоимка) түләттерү юнәлешендә дә шактый эш башкарылды. Бурычларны, тулаем алганда, сизелерлек киметүгә ирешелсә дә, 2012 елда аның физик затлар салымы буенча беркадәр артуы күзәтелә.
    Ел дәвамында район бюджетының һәм җирлек бюджетларының чыгым өлеше планда каралганнан бераз артты. Район бюджеты чыгымнары 98,6 миллион сумга артты һәм 417,7 миллион сум күләмендә яки билгеләнгән планның 96,3% үтәлде.
    2012 елда районның консолидацияле бюджет чыгымнары 439,0 миллион сум тәшкил итте, бу 2011 ел дәрәҗәсенә караганда 3% күбрәк.
    Узган еллардагы кебек, шактый әһәмиятле чыгымнар финансланды, бюджетның керем өлеше ничек үтәлүенә көнлек анализ ясалганнан соң башка чыгымнар да финансланды. Үз керемнәрнең үсүе нәтиҗәсендә бюджет тармагында эшләүчеләрнең барысына да хезмәт хакы вакытында бирелеп барды, туклану продуктлары, медикаментлар, коммуналь түләүләр буенча чыгымнарны түләргә җитте.
    Консолидацияле бюджетның икътисадый маддәләренә килгәндә, акчаның күпчелек өлеше (243,0 миллион сум яки 55%) хезмәт хакы түләүгә тотылды. Коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр 6,4% яки 28,0 миллион сум тәшкил итте. Ел дәвамында "Энергияне саклау" программасы кысаларында җылылык һәм энергия ресурсларын янга калдыру юнәлешендә даими эш алып барылды. Моның аркасында ТЭРның барлык чыганаклары буенча күрсәткечләрне киметүгә ирешелде. Бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк. Электр белән җылытылучы 5 учреждениене газга күчерү планлаштырыла.
    Консолидацияле бюджет чыгымнарында беркадәр өлешне капиталь төзелеш, капиталь ремонт һәм кирәкле җиһазлар сатып алу өчен чыгымнар тәшкил итә. 2012 елда аларның күләме 7,8% яки 34,2 миллион сум булды. 2011 елда бу күрсәткеч 49,5 миллион сум күләмендә иде.
    Отчет елында җирле үзидарә органнарын тотуга 46,0 млн. сум акча китте. Ел буе чыгымнарны оптимальләштерү, элемтә, ягулык-майлау материаллары һәм башкалар буенча билгеләнгән лимитларны арттырмау контрольдә тотылды. Идарә органнарында штатлар саны 5 кешегә оптимальләштерелде. 2013 ел ТР Президентының "ТР дәүләт органнарын оптимальләштерү турында"гы Указын үтәүнең ахыргы елы булды, нәтиҗәдә район идарә органнарында кешеләр саны 13 берәмлеккә оптимальләштерелде, 2,3 млн. сум күләмендә хезмәт хакы фондына экономия салды.
    Торак-коммуналь хуҗалык чыгымнары 71,0 млн. сум күләмендә планлаштырылды, аның 56,0 млн сумы тотылды. Яңа мунча төзүгә 15,0 млн. сум акча каралган, быел шулкадәр акчага эш башкарылачак. Күпфатирлы йортларга 5,07 млн. сумлык капиталь ремонт ясалган, гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерүгә - 15,4 млн. сум, юлларны төзекләндерү һәм карауга 10,0 млн. сум тотылган.
    Бюджетның чыгымнар өлешендә иң зур урын социаль-мәдәни тармакка туры килә. Бу чыгымнар 317,0 млн. сум тәшкил итте.
    Социаль тармакта традиция буенча зур чыгымнар мәгариф учреждениеләрен тотуга туры килә. Бу тармакның касса чыгымнары отчет елында 268,0 млн. сум тәшкил итте, бу 2011 ел дәрәҗәсеннән 38,0 млн. сумга күбрәк.
    Бу тармакта бюджет чыгымнарын куллануның нәтиҗәлелеген арттыру буенча үткәрелгән чара кысаларында 2010-2012 елларда мәгариф учреждениеләре челтәрен оптимальләштерү буенча зур эш башкарылды. Районда 9 мәктәп бетерелде, 5 мәктәп үзгәртелде. 11,0 млн. сум акчага экономия ясалды. Шәһәр мәктәпләрендә укучылар саны нормативка җитте. 2012 елда шәһәр мәктәпләрендә һәр класста 23 укучы, авыл мәктәпләрендә 6 кеше укыды. Бюджет чыгымнарын куллануның нәтиҗәлелеген арттыруга гомумбелем учреждениеләрен һәм балалар бакчаларын җан башына карап норматив финанслауны кертү дә ярдәм итте. Әлеге хәлдә һәр учреждение җитәкчесе кешенең күбрәк булуы өчен тырыша.
    2012 елда материаль-техник базаны ныгыту буенча зур эш башкарылды. 7 млн. сумлык җиһазлар сатып алынды, 6,7 млн. сумлык капиталь ремонт үткәрелде, янгын куркынычсызлыгы программасы кысаларында 5,4 млн. сумлык эш башкарылды.
    Моннан тыш, РФ Президентының 2012 елның 7 маенда кабул ителгән "Дәүләт социаль сәясәтен тормышка ашыру чаралары турында"гы 597нче Указын тормышка ашыру нәтиҗәсендә, кешеләргә хезмәт хакы түләү буенча хәлләр яхшырды.
    Мәдәният учреждениеләрен тотуга 34,3 млн. сум акча китте (2011 ел белән чагыштырганда, 29% артык). Мәдәният учреждениләре 2012 елның 1 октябреннән хезмәт хакы түләүнең яңа системасына күчерелде, нәтиҗәдә хезмәт хакы түләү фонды 16 процентка артты. Бүгенге көндә мәдәният хезмәткәрләренең уртача айлык хезмәт хакы: җитәкчеләрнең - 16,2 мең сум ( 16 % артты), белгечләрнең - 9,1 мең сум (14 % артты), хезмәт күрсәтүче персоналның 5,8 мең сум (6 % артты) тәшкил итә.
    Бюджет буенча дебитор һәм кредитор бурычлар анализы отчет чорында аның кискен кимүен күрсәтә. 2013 елның 1нче гыйнварына кредитор бурычлары - 1,1 млн сум, дебитор бурычлары 14,9 млн. сум тәшкил итә.
    2012 елда бюджеттан тыш счетка 7,0 млн. сум өстәмә акча керде (2011 ел белән чагыштырганда 25 % артык). Бу акчаларга хезмәт хакы түләнде, товар-материаль кирәк-яраклар, азык-төлек сатып алынды.
    Консолидацияле бюджет керемнәре буенча планнарны үтәү өчен безгә районның барлык хезмәтләре белән бергә салым базасын ныгыту сорала. Беренче чиратта, НДФЛ салымын контрольдә тотарга, хезмәт хакы түләү фондына мониторингны дәвам итәргә кирәк. Бюджетның чыгым өлешенә килгәндә, агымдагы елда бюджет акчасын нәтиҗәле һәм экономияле файдалану, беренче чиратта - учреждениеләрне норматив буенча финанслау принципларын тормышка ашыру таләп ителә.
    2012 елда "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлек бюджетын үтәү турындагы отчетны керемнәр буенча - 438885,01 мең сум, чыгымнар буенча - 417732,89 мең сум күләмендә, 21152,12 мең сум профицит белән расларга дигән карар кабул итте..

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: