Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Фермерларга ярдәм итү максатында

    Безнең районның биш авыл эшмәкәре авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында үткән республика киңәшмәсендә катнаштылар. Анда гаилә фермаларының үсеше һәм яңа гына эшли башлаган фермерларга ярдәм итү мәсьәләләре тикшерелде.

    Елена Авдонина,
    район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге консультанты.
    Форумда катнашучылар «2012 - 2014 елларда Татарстан Республикасында гаилә терлекчелек фермаларының үсеше» һәм «2012 - 2014 елларда яңа эшли башлаган фермерларга ярдәм итү» республика программаларының төп аспектлары буенча фикер алыштылар.
    Чыгыш ясаучылар билгеләп үткәнчә, гаилә фермаларын төзү өчен быел бирелә торган субсидия федераль бюджеттан өстәмә финансланып, грантлар рәвешендә булачак: моңа биналар төзү, технологик җиһазлар һәм терлекләр сатып алу керә һәм эшнең төренә карап 800 мең сумнан алып (20 биядән алып) 2700 мең сумга кадәр (24 баштан арткан сыер фермасы) булуы билгеләп үтелде. Акча шулай ук мөгезле эре терлек симертү өчен (30 баштан алып) - 1250 мең сум, дуңгыз үрчетү (10 ана дуңгыздан алып) - 1100 мең сум, сарыклар үрчетү (50 сарыктан алып) - 900 мең сум, кәҗәләр асрау өчен (50 савым кәҗәсеннән алып) - 900 мең сум, кош-корт үстерүгә 2000 мең сум күләмендә биреләчәк.
    Республика буенча барлыгы 134 миллион сумга 74 грант бирү күздә тотыла.
    Шулай ук бу программада катнашырга теләүче КФХлар өчен таләпләр дә расланды. Алар арасында иң мөһиме: ул федераль законнарга туры китереп теркәлгән һәм хуҗалык әгъзаларының туганлык нигезендә һәм эштә катнашуларына карап берләшкән булырга тиеш; КФХ микропредприятие булып (15 кешедән артмаган), 12 айдан артык эшләгән; хуҗалык җитәкчесенең яше 19 яшьтән алып 55кә кадәр булырга тиеш; бизнес-план һәм ферманы төзү, реконструкция яки модернизацияләүне (чыгымнарны каплау срогы 8 елдан артмаска тиеш) техник-икътисадый дәлилләү; продукцияне эшкәртү яки куллану буенча гамәлдә булган авыл хуҗалыгы кооперативына керү яки аны оештыру турында йөкләмә яки продукцияне сату турында килешү төзү.
    Проектны финанслау да мөһим мәсьәлә булып тора. Мәҗбүри шарт - кимендә 40 процент үз акчаларыннан яки кредит ресурсларыннан файдалану. Шунысы да бар, үз акчаң чыгымнар күләменең 10 процентыннан да ким булмасын. Акчаны ферманың 40 проценты әзер булгач ук бүлеп бирү дә (элек 80 процент иде) гаилә фермаларын төзү өчен яхшы стимул булырга тиеш.
    Яңа эшли башлаган фермерларга ярдәм күрсәтү мәсьәләсенә дә зур игътибар бирелде. Программада катнашучыларга шундый ук таләпләр куелган, моннан тыш тагын өстәмәләре дә бар (конкурс комиссиясенә гариза бирү - КФХ теркәлгәннән соң 12 айдан да соңга калмыйча; кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча грантлар алынмаган булырга тиеш; авыл хуҗалыгы буенча махсус урта яки югары белем яки авыл хуҗалыгында кимендә өч ел эш тәҗрибәсе; муниципаль идарә органнарыннан яки физик затлардан, җәмәгать оешмаларыннан, поручительләрдән рекомендация хатлары; бу эш белән кимендә биш ел шөгыльләнү турында йөкләмә).
    Бу программа кысаларында бирелгән грант (1750 мең сум ) фермер счётына килгәннән соң 12 ай дәвамында авыл хуҗалыгы җирләрен сатып алуга, төзелеш өчен проект-смета документациясен эшләүгә, производство яки склад биналарын төзүгә, сатып алуга, ремонтка яки үзгәртеп коруга, объектларны теркәүгә, объектларга керү юлларын төзүгә, инженерлык челтәрләрен тоташтыруга, терлекләр, техника, транспорт, чәчүлек орлыгы, ашламалар, агулы химикатлар һәм башкаларны сатып алуга сарыф ителергә мөмкин.
    Грантның проект нигезендәге максатчан юнәлештә генә кулланылырга яравы, бу акчага сатып алынган милек 10 ел дәвамында башка хуҗа исеменә күчерелә алмавы, аны кредитлар яки заемнар, шул исәптән алда әйтеп үтелгән максат өчен алынганнарга тотарга ярамавы мәҗбүри шарт булып тора.
    Яңа эшли башлаучы фермерлар өчен ярдәмнең тагын бер төре- көнкүреш ихтыяҗларына ярдәм дә күздә тотыла (250 мең сум). Бу акчаны үзеңә бердәнбер торак йорт сатып алу, төзү яки ремонтлауга, 8 пассажир урыны булган автомобиль сатып алуга, бер җиһаз, көнкүреш техникасы, суны фильтрлау җайланмасы, башка көнкүреш приборлары сатып алуга, йортка инженерлык коммуникацияләрен, элемтә челтәрләрен, Интернетны тоташтыруга тотарга мөмкин.
    Бу программалар буенча грантлар министр Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының конкурс комиссиясе тарафыннан, авыл җирендә хуҗалыкларның кече формаларын үстерү буенча райондагы реаль хәлләрне күздә тотып биреләчәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: