Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экономика

Депутатлар отчетны хуплады

Спас район Советының чираттагы утырышында депутатлар бюджетны үтәү буенча еллык отчетны раслау мәсьәләсен карадылар. Бу мәсьәлә буенча финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина чыгыш ясады. Консолидацияле бюджетның күләме елдан-ел арта баруы билгеләп үтелде. Акчаның төп өлеше (75 проценты яки 400 миллион сум) республика бюджетыннан алынган. 2012 ел белән чагыштырганда үсеш дәрәҗәсе...

Спас район Советының чираттагы утырышында депутатлар бюджетны үтәү буенча еллык отчетны раслау мәсьәләсен карадылар.
Бу мәсьәлә буенча финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина чыгыш ясады. Консолидацияле бюджетның күләме елдан-ел арта баруы билгеләп үтелде. Акчаның төп өлеше (75 проценты яки 400 миллион сум) республика бюджетыннан алынган. 2012 ел белән чагыштырганда үсеш дәрәҗәсе 115% тәшкил иткән. Бюджетка салым һәм салым булмаган керем шактый өстәлгән. Барлыгы 26 миллион сум өстәмә керем алынган. Алар ел әйләнәсендә планлаштырылмаган чыгымнарны каплау: социаль-мәдәни тармак объектларына капиталь һәм агымдагы ремонт ясау, урамнарны төзекләндерү, урамнарны яктырту, җиһазлар сатып алу һәм башка максатларга тотылган.
Керемнәрнең артуы күбесенчә бюджетта эшләүчеләрнең һәм производстводагыларның хезмәт хаклары артуга бәйле, район буенча ул уртача 28,7 процентка арткан.
Бюджетны башкару буенча еллык отчетка экспертиза нәтиҗәләре белән депутатларны контроль-хисап палатасы рәисе Николай Соколов таныштырып үтте.
Ул бу эш барышында ачыкланган кимчелекләргә тукталды, уңай якларны билгеләп үтте. 2013 елда бюджетны үтәү шактый уңышлы оештырылса да, әле тынычланырга иртәрәк, дип билгеләп үтте ул. Шулай ук карар проектын нигез итеп алып, бюджетны башкару турындагы отчетны расларга тәкъдим кертте.
Депутатлар бертавыштан бу тәкъдимне хупладылар.
Депутатлар шулай ук район муниципаль хезмәтенең югары һәм төп идарәчелегенә караган вакансияләргә кадрлар резервы, аларны алыштыру өчен кадрлар резервын формалаштыру комиссиясе турында положение мәсьәләсенә тукталдылар.
Барлык мәсьәләләр буенча тиешле карар кабул ителде. Аларның кайберләре газетаның бүгенге санында басыла.
Утырыш эшенә район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов нәтиҗә ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев