Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экономика

Бәяләр бәйдән ычкынды

Яңа ел башында ук товарларга һәм хезмәт күрсәтүгә бәяләр сизелерлек үзгәрде.

Азык-төлекләрдән бигрәк тә карабодай ярмасының бәясе күтәрелде: килограммы 25 сумнан 60 сумга кадәр артты. Ә 900 граммлы югары сортлы карабодай ярмасы пакетының бәясе хәтта 119 сум 60 тиенгә җитте! Дөге ярмасына да бәя сизелерлек артты: килограммы 36 сумнан 57 сумга менде. Башка ярмалар уртача 2-4 сумга кыйммәтләнде.
Шикәр комының да бәясе нык күтәрелде. Узган ел ахырында аның бәясе ике тапкыр диярлек артып, килограммы илле сигез сум булган иде. Бер дистә тавык йомыркасының бәясе хәзер 57 сумнан алып 70 сумга кадәр җитте. Чәйгә дә бәяләр үсте: иң арзан чәйләрнең берсе "МК"ның бер кабы хәзер элеккечә 24 сум түгел, ә 34 сум һәм аннан да кыйммәрәк тора.
Иң кирәкле азык-төлеккә бәяләр алай нык күтәрелмәде. Югары сортлы бодай онының бер килограммы хәзер 23 сум урынына 29 сум тора, шуңа күрә ипигә дә бәяләр артты. Аерым алганда, бер кирпеч бодай ипие 20 сум 60 тиен (бер сумга артты). "Дарницкий" ипие өчен элеккеге унтугыз сум урынына егерме сум түләргә кирәк.
Макарон әйберләре дә кыйммәтләнде. Шулай да безнең җитештерүчеләр аны арзанрак бәядән саталар, ә кыйммәтле макаронның бер кабы кимендә 33 сум тора.
Ә менә сөтнең бәясе ике сумга кимеде. Мәсәлән, 900 миллилитрлы "Пестравка" сөте 36 сум тора. Эремчек бәясе дә элеккеге дәрәҗәдә калды - аны килосын 107 сумнан сатып алырга мөмкин. Мамадышта җитештерелгән бер кило атланмай өчен 246 сум түләргә туры киләчәк (элек 234 иде). Үсемлек маеның бер шешәсе (900 мл) кибетләрдә кимендә 56 сум тора.
Итнең бәяләре ноябрь аенда ук үскән иде. Мәсәлән, дуңгыз итен килосын 215 сумнан сатып алырга мөмкин.
Диңгез балыгына бәяләр ике тапкыр диярлек артты. Элек килосы туксан сум торган мойваны хәзер кибетләрдә йөз илле сумнан тәкъдим итәләр.
Шулай ук балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөрткән өчен түләү дә уртача 13 процентка артты.
Октябрь аеннан Интернет челтәреннән файдаланган өчен түләү 40 сумга арткан иде. Беренче тариф планы буенча физик затлар өчен ул хәзер 490 сум тәшкил итә.
Ә менә бензин бәяләре бу көннәрдә азрак кимеде: АИ-92 бензинының бер литры 32 сум урынына 31 сум 80 тиен, АИ-80 - 30 сум 10 тиен, АИ-95 - 35 сум тора. Кышкы дизель ягулыгының бер литры 34 сум 15 тиен тәшкил итә.
Фото http://kuramshina.ru/news/?ELEMENT_ID=855&PAGEN_1=3

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев