Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экономика

Авыл үсә, төзекләнә

Күптән түгел авыл җирлеге башлыкларының район семинарында авылларны төзекләндерү һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү мәсьәләләре тикшерелде.

Олег Пахомов.
"НЖ".
Семинар Приволжски поселогында үткәрелде, бу авыл район үзәгенә һәм Болгар музей - заповеднигына якын урнашуы белән башкалардан аерылып тора. Юллары яхшы, урамнар тиешенчә яктыртылган, ә иң мөһиме - халыкның эше бар, аларның байтагы район үзәгендә эшли. Биредә шулай ук уңышлы эшләп килгән хуҗалыклар да бар. Мәсәлән, Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыгы һәм ашлык кабул итү предприятиесенең ярдәмче хуҗалыгын әйтергә була.
Кайбер инициативалы эшмәкәрләр дә бу авылны үз итте. Берничә ел элек район үзәгендә яшәүче Таһир Хәлиуллин ферма төзү өчен участок алды һәм эшен уңышлы гына башлап җибәрде. Хәзер ул моннан башка тагын бер терлек абзары һәм ике катлы яңа йорт төзү эшенә алынды.
Аның фермасында сыерлар гына да егерме баштан артып китә, яшь терлекләре дә аз түгел. Халыкка ул ит һәм сөт сата. Дәүләттән алган миллион сумлык грант акчасын үз хуҗалыгын үстерү өчен тоткан. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рафис Мөхәммәтов әйткәнчә, ул терлекчелек белән шөгыльләнгән башка авыл эшмәкәрләренә дә үрнәк булып тора.
Бу авылга Түбән Камадан кайткан эшмәкәр Байрак Низамов быел страуслар үстерергә алынды. Шушы кыска гына вакыт эчендә ул шактый эшләр башкарды. Үзенең яңа фермасында бу кошлардан башка, сарыклар, куяннар һәм хәтта шиншиллалар да асрый башлады. Безнең якларда күрелмәгән кошларны һәм җәнлекләрне карарга төрле җирләрдән киләләр. Ферма хуҗасы киләчәктә кошларның баш санын тагын да арттырырга уйлый, кунаклар өчен кафе һәм ял итү йортлары төзергә исәпли.
Семинарда катнашучылар шулай ук Приволжски авылы янында музей - заповедник территориясеннән күченгән кешеләр өчен салынган йортларны карадылар. Бөтен уңайлылыклары, җир участоклары, каралты-куралары булган 14 йортта инде кешеләр яши башлаган. Бу максатлар өчен тагын 46 участок бүлеп бирелгән, аның егерме икесенең инде нигезләре дә салынган. Моннан тыш, шушы тирәдә күп балалы гаиләләр өчен федераль программа буенча бушка 100 җир участогы бирелгән.
Заманча технологияләрдән һәм җиһазлардан файдаланып, шәһәр өчен яңа водозабор төзелде, ул быел җәй көне эшли башлады, семинарда катнашучылар моны үз күзләре белән күрделәр. Аннан шәһәргә дүрт скважинадан өч мең кубометрдан артык чиста су килә һәм халыкны тулысынча су белән тәэмин итеп тора. Су махсус реагентлар һәм фильтрлар ярдәмендә тиешле кондициягә җиткерелә.
Киңәшмәгә йомгак ясап, район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов җирле үзидарә җитәкчеләре авылларны төзекләндерүгә тагын да зур игътибар бирергә, моның өчен федераль, республика һәм районның ярдәм программаларыннан активрак файдаланырга кирәклеге турында әйтте. Файдалы башлангычлар һәрвакыт тормышка ашарга тиеш.
Рәсемнәрдә: яңа йорт төзелешендә; Т.Хәлиуллин.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар

2
X