6 август 2014 яңалыклары
-
Уеннар аша танышу
"Болгар" балалар лагерында оештырылган "Свет Радонежа" православие профильле сменада берничә тарихи бәрелешне күрсәттеләр.
-
Тугрылыклы юлдашлар
Галина Павлинова лаеклы ялга чыгу белән күңеленә ошаган шөгыль таба. Хәзер аның өендә ике бик кечкенә декоратив эт яши.
-
Чәчәкләрдә – яшәү яме
Шәһәрдә яшәүче Татьяна Давыдованың бакчасына кергән кеше мондагы чәчәкләрнең күплегенә һәм матурлыгына таң кала.
-
Танкеевка игенчеләре сынатмый
Танкеевкадагы Равил Бакиров крестьян (фермер) хуҗалыгы кырлары быел бөртеклеләрдән шактый югары уңыш биргән. Механизаторлар урып-җыюны югары темплар белән алып баралар.
-
Катгый җавап тотарга туры киләчәк
Шәһәрдә яшәүче берәү бер кичтә ике авария ясый. Үзебездә чыккан автомобиль белән идарә иткәндә, ул дистанция таләпләрен сакламыйча, Красная Слобода янында үзеннән алда барган машинага килеп бәрелә. Бу вакыйганы ЮХИДИ инспекторларын чакырып теркәгәннән соң, ул шәһәргә таба юл тота һәм шәһәргә кергән урында башка машинаны узып китмәкче булып, тагын бер...
-
Йөри белмәсәң – рульгә утырма
Кожаевка янында булган автоавариядә бер кеше тән җәрәхәтләре алган. Әтисенең мотоциклына утырып, рәтләп транспорт йөртә белмәгән егет юлга чыккан. Нәтиҗәдә машиналар күп йөри торган юлда ул идарәне югалта һәм кюветка төшеп каплана. Авыр тән җәрәхәтләре белән аны хастаханәгә алып китәләр.
-
Ут-күздән сак булыгыз
Узган атнада районда өч янгын очрагы теркәлгән. Яшен сугып, Урманасты Йорткүл авылындагы бер йортның ишек алды корылмалары яна башлый. Янгын сүндерүчеләр вакытында килеп, йортны саклап калсалар да, абзар-кура һәм кышка дип әзерләнгән печән тулысынча янып беткән. Көтүдә йөргән терлек-туарга зыян килмәгән. Иске Рәҗәптә ике көн рәттән авылдан ерак түгел урнашкан...
-
Без дә сезгә килербез
Узган җомгада Полянка Мәдәният йорты халык белән шыгрым тулы иде: биредә Алексеевск районының Лебедино авыл җирлеге үзешчәннәре концерт куйдылар.
-
Иж-Борискинода Мәдәният йорты төзелә
Иж-Борискинода апрель аенда төзелә башлаган Мәдәният йортында эшләр тәмамланып килә. Яңа мәдәният учагы республиканың "Авыл клублары" программасы нигезендә төзелде. Соңгы елларда гына да республика авылларында әлеге программа кысаларында күп функцияле мәдәният үзәкләре сафка басты.
-
Эшләүчеләрнең пенсиясе арта
Агымдагы елның августыннан райондагы 1454 эш-ләүче пенсионерның акчасы артачак. Пенсия түләүләре Пенсия фондына корректировка ясау нәтиҗәсендә арта. Хезмәт пенсияләрен традицион индексацияләүдән аермалы буларак, ул һәркемгә аерым кагыла. Мәсәлән, пенсиянең күләме эшләүче пенсионерның хезмәт хакы һәм аның яшенә дә бәйле булачак. Кеше пенсиягә никадәр элегрәк чыкса, аның өчен түләнгән взнос суммасы...
-
Мәктәп ашханәләре өчен
Быелгы җәйдә район мәктәпләре бакчаларында яшелчә һәм җиләк-җимешне җитәрлек итеп үстерделәр. Никольски мәктәбе бакчасыннан, мәсәлән, йөз җитмеш килограмм чия һәм алтмыш килограмм тирәсе кара карлыган җыеп алганнар. Җиләкләрдән күбесенчә кайнатма әзерләгәннәр, беркадәресен кышлыкка туңдырып куйганнар. Моннан тыш, быел теплицада кыяр да күп булган. Үстерелгән ике йөз алтмыш килограмм кыярның туксан...
-
Болгарга форумда катнашучылар килде
Республикабыз башкаласы Казанда үтүче VI нчы Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашучылар өченче көн Болгар музей-тыюлыгына килделәр. 550 кешелек зур делегацияне саф һавада пылау һәм токмач ашы белән сыйладылар. Һәм, әлбәттә инде, форумга Россиянең төрле төбәкләреннән һәм дөньяның 24 иленнән килгән егет-кызлар өчен махсус экскурсия оештырылды. Кунакларны борынгы болгарларның тормышы һәм...
-
Авыл халкы сорауларына белгечләр җавап бирә
Июль ахырыннан район авылларында район башлыгының җәмәгать кабул итү вазифаларын башкаручы күчмә төркем эшли. Төркем составына башкарма комитет, Пенсия фонды, социаль яклау, сәламәтлек саклау һәм башка хезмәт вәкилләре керә. Мондый күчмә кабул итүләрнең максаты - авыл халкына закондагы пенсия белән тәэмин итү, социаль хезмәт күрсәтү, сәламәтлек саклауга кагылган яңалыкларны аңлатып...
-
Авылда да, шәһәрдә дә юллар яхшыра
Прораб Николай Земсков җитәкчелегендә "Алексеевскдорстрой" ААҖ бригадасы бу көннәрдә Никольскидан Болгарга килә торган юлга асфальт-бетон түши башлады.