25 июль 2014 яңалыклары
-
Көчне һәм характерны чыныктырып
Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенең карате кекусинкай секциясенә йөрүче яшь спортчылар Балтачта үткән чираттагы Бөтенроссия җыенында булып кайттылар.
-
Җәй – ял итү чоры
Полянка авылы янәшәсендә - Идел буендагы шау чәчәкле яр буенда берсендә "Аргамак" спорт-туристлык лагеры эшли башлады.
-
Куркыныч авыруны кисәтү чаралары
Котыру авыруының дәвалап булмый торган куркыныч авыру булуын белмәгән кеше юктыр. Йорт терлекләренә ул авырый торган кыргый хайваннардан йога һәм котыру вирусы хайван тешләгәндә генә түгел, ә аларның селәгәе тирегә эләксә дә кешеләргә күчәргә мөмкин.
-
Халык җыены уздырылачак
Шәһәрдә 28 августта халык җыены үткәреләчәк. Мондый чараларны "Бердәм Россия" партиясе Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарында халыкны бүген аеруча нык борчыган мәсьәләләр һәм проблемаларны ачыклау максаты һәм җирле территорияләр һәм, гомумән, республиканы үстерү буенча халыкның тәкъдим-фикерләрен ишетү өчен үткәрә. Соңыннан боларның барысы да "Бердәм Россия" партиясенең алдагы биш елга төзелгән...
-
Үзегез сайлагыз
Агымдагы ел башыннан РФ Пенсия фонды идарәсенең Спас районы бүлеге мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе буенча иминиятләүчене сайлау турында 42 гариза кабул итте. Агымдагы елдан башлап, пенсия җыемнарын формалаштыру тәртибенең үзгәрүен билгеләп үтәргә кирәк. Сезнең теләгегез буенча, иминиятләүче булып Россия Федерациясе Пенсия фондын яки дәүләтнеке булмаган фондны сайларга мөмкин. Тик пенсия җыемнары...
-
Оста куллы шәфкать ияләре
Тормышта авырмаган кеше юк һәм һәр авыруны вакытында дәваларга кирәк. Шулай икәнен белсәк тә, табибларга күренүдән куркабыз һәм ахырга кадәр сузабыз. Нәтиҗәдә авыр хәлдә хастаханәгә эләгәсең. Күптән түгел минем белән дә нәкъ шундый хәл булды. Карт кешегә кем игътибар итсен дип, район хастаханәсенә баруны һаман да суздым. Ләкин мин нык...
-
Хезмәтен хөрмәтләп
"Болгар Арыш" җәмгыяте зоотехник-селекционеры Макарова Любовь Константиновага Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Аның авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән күпьеллык намуслы хезмәте әнә шулай бәяләнде.
-
Диңгезчеләр истәлеген мәңгеләштерү
Якшәмбедә Хәрби Диңгез Флоты көне билгеләнеп үтелә. Бу бәйрәм Россиянең диңгез чикләрен моңарчы саклаган һәм бүген саклаучыларны, гомерен хәрби корабларның һәм флот частьләренең сугышчан әзерлеген тәэмин итүгә багышлаган, Бөек Ватан сугышы һәм Кораллы Көчләр ветераннарын берләштерә. Безнең районда яшәүче күп кешеләрнең язмышы да Хәрби Диңгез флоты белән бәйле. Шуңа күрә...
-
Район Советы утырышы чакырыла
29 июльдә Спас муниципаль район Советы утырышы була. Депутатлар район бюджетындагы үзгәрешләр турындагы мәсьәләне тикшерәчәк. Утырыш 9 сәгать 30 минутта район башкарма комитеты бинасында башлана.
-
Уракка төштеләр
Район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре башланды. Игенчеләр беренчеләрдән булып көзге бодайны суктыруга керештеләр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 24 июльгә игеннәр 3100 гектарда теземнәргә салынган, шуның 2150 гектары инде суктырылган. Район басуларында эшләүче комбайннар суктырган ашлык 3980 тонна тәшкил итә, гектардан уртача 18,5 центнер бөртек чыга. "Болгар...
-
Ураза гаете мөбәрәк булсын!
Район башлыгы Камил Нугаев район халкын мөселман дөньясы өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе - Ураза гаете белән котлады. Ихлас күңелдән барыгызны да Ураза гаете белән чын күңелдән котлыйм, диелә котлауда. Гаетне халкыбызның көтеп алган Рамазан ае тәмамлангач бәйрәм итәбез. Гает көнне иртән бөтен кеше мәчетләргә иртәнге намазга, вәгазь тыңларга ашыга....
-
Өметләр акланырга тиеш
Айсылу Мөхәммәтова крестьян (фермер) хуҗалыгының Үрнәк бүлеге игенчеләре көзге бодай суктыруны тәмамладылар.