31 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
“Без БАМ төзүдә катнаштык”
1974 елның гыйнварында комсомол-яшьләрдән торган беренче десант җиң сызганып Байкал-Амур магистрален төзүгә керешә. Ул елларда БАМны гасырның легендар төзелеше, дип тә атыйлар. Әлеге зур проектны тормышка ашыруда безнең якташларыбыз да катнаша. Бүген алар үзләренең е белән уртаклашалар. Ислам Галләмов: - Бу төзелешкә армия хезмәтен тәмамлауга киттем. Совет-Кытай чигендә 1974 елның...
-
“Крестьян – авылның терәге…”
Шушы көннәрдә Полянка авыл җирлегенең отчет сессиясе булды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте генераль директоры Фоат Вәлиев, район башлыгы Камил Нугаев катнаштылар.
-
Товар әйләнеше артты
Үткән ел "Спас оптторг" кулланучылар җәмгыяте йөз миллион сумлык товар һәм азык-төлек продуктлары саткан.
-
Алдынгылардан калышмаска кирәк
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре мәгълүматларына караганда, 2013 елда район буенча авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү уртача 3 процентка арткан.
-
Мигрантларга контроль көчәйде
Узган ел безнең районда миграция законын бозган өчен 100 кеше җаваплылыкка тартылган.
-
Зур эшләр башкардылар
Төзелеш тармагы эшчеләре өчен үткән ел уңышлы килде: яңа объектлар төзелде һәм реконструкция ясалды, асфальт юллар салынды, коммуникацияләр сузылды. Федераль, республика һәм муниципаль программалар буенча миллиард сумга якын эш башкарылды.
-
Рейд ниләр ачыклады
Гыйнвар аенда шәһәр һәм район юлларында дәүләт автоинспекторларының участок полициясе белән бергәләп үткәргән профилактик рейдлары юл кагыйдәләрен бозуларны ачыклаган.
-
Яңа җитәкче билгеләнде
"Шеронов 23" торак милекчеләре ширкате идарәсе җитәкчесе, "Спас районы идарә компаниясе" җәмгыяте директоры итеп Владимир Обломов билгеләнде.
-
Пенсияләр арта
Агымдагы елның 1 февраленнән районда яшәүче 5800дән артык кешенең пенсия акчалары арта.
-
Казандагы матчта булдылар
Бер төркем кадетлар һәм "Чайка" балалар йортында тәрбияләнүчеләр күптән түгел Казанда уздырылган хоккей матчына бардылар. Алар "Ак Барс" һәм "Словения" командалары арасында барган спорт бәйгесен карадылар. Матч континенталь хоккей лигасы кысаларында "Татнефть Арена" Спорт сараенда барды.
-
Газетага язылу башлана
1 февральдән агымдагы елның икенче ярты елына вакытыннан алда язылу башланды.
-
Эшсезләргә ярдәм итү өчен
Быел Мәшгульлек үзәге булышлыгы белән эшсез калган сигез кешегә үз эшләрен башлап җибәрү мөмкинлеге тудырылачак. Берничә елдан бирле эшләүче махсус программа нигезендә, аларның һәркайсына 117 мең сумнан артыграк дәүләт субсидиясе биреләчәк.
-
Җигелгән этләрдә ярышучылар Болгарга килделәр
Кичә җигелгән этләрдә чабышу ,буенча Халыкара "Волга Квест- 2014" этапларының берсе Болгар музей- заповедник территориясеннән үтте.