6 март 2013 яңалыклары
-
Күңелсез хәлләр
Наркотиклар өчен җавап бирәчәкләр Дәүләт автоинспекторлары наркотиклар кулланган ике кешене машина белән идарә иткән өчен тоткарладылар. "Тугызынчы" һәм "унбишенче" модельле машиналарны төнлә документлар тикшерү өчен туктаткач, инспекторлар машина йөртүчеләрнең үзләрен сәер тотуларын сизеп алалар. Тест нәтиҗәләре аларның алкоголь куллануын күрсәтми. Медицина тикшерүе канда наркотик матдәләр булуын күрсәтә. Хәзер бу кешеләргә...
-
Укытучылар осталыкта ярыштылар
Район мәктәпләрен-нән ун укытучы үткән атнада " Ел укытучысы -2013" профессиональ осталык конкурсында катнашты, аның финалы 2нче шәһәр мәктәбендә үтте.
-
Яңа кагыйдәләр турында
Агымдагы елның гыйнварыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрендәге үзгәрешләр үз көченә керде.
-
Аларга зур ышаныч күрсәтелде
2012 ел нәтиҗәләре буенча район Мактау тактасына кертелделәр: Акчурин Фәрит Әхмәтша улы - "Спас коммуналь челтәрләре" җәмгыяте җылылык хуҗалыгы җитәкчесе; Байрамян Рәмзия Сәгыйть кызы - Спас муниципаль районы үзәкләштерелгән бухгалтерия җитәкчесе; Гыйниятуллин Ленар Илгиз улы - КФХ җитәкчесе; Деманова Галина Михайловна - район үзәк даруханәсе фармацевты; Ермилова Людмила Владимировна -...
-
Иң яхшы кыр һәм ферма хезмәтчәннәре
2012 ел нәтиҗәләре буенча эштә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен бүләкләнүчеләр: беренче дәрәҗә диплом механизаторлар Субботкин Александр Владимирович - Планин хуҗалыгы, Мостафин Рәфис Ибраһим улы, Сибгатуллин Рамил Габделхәй улы - «Болгар «Востокзернопродукт» җәмгыяте, Шмагин Алексей Евгеньевич - Юрков хуҗалыгы, Яруллин Айрат Равил улы - Мөхәммәтов хуҗалыгы, Хәйруллин Раил Равил улы -...
-
Алдынгыларны зурладылар
Узган дүшәмбедә район халык хуҗалыгы алдынгыларының традицион слеты булды.
-
Укучылар игътибарына
Газетабызның киләсе саны график буенча - 8 мартта чыга. Ләкин бәйрәм көне булу сәбәпле, ул шимбә, 9 мартта киләчәк.
-
Призерлар исемлегенә керделәр
Өчкүл мәктәбе укучылары "Нафаня" журналы тарафыннан оештырылган "Экспедиция - Россия" проекты призерлары исемлегенә керделәр. Алар бу конкурста беренче тапкыр гына катнаштылар һәм анда туган авыллары һәм йорт хайваннарының берничә фоторәсемен җибәргәннәр. "Кем кайда туган" номинациясендә икенче класс укучылары Мария Сидорова һәм Ксения Шевченко фотолары билгеләп үтелгән. Ксениянең, шулай ук дүртенче...
-
Яшь тамашачылар театрында
Балалар Иҗат йорты каршында эшләүче "Маячок" берләшмәсенә йөрүче унбиш бала Казанга барып кайттылар. Алар Яшь тамашачы театрында спектакль карадылар. Бу "Наз" хәйрия фонды үткәргән "Яз-2013" акциясе кысаларында оештырылды. Алар инде мондый чараларны берничә ел рәттән үткәреп, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга күңел ачу мөмкинлеге бирәләр. Балалар шулай ук "Хәзинәләр утравы" дигән балалар...
-
Балачактан ике тел өйрәнәләр
Мәктәпкәчә яшьтәге учреждение тәрбиячеләренең район семинары балаларны кечкенәдән үк ТРда ике дәүләт теленә өйрәтүнең яңа укыту-методика комплексын куллануны практикада күрсәтүне максат итеп куйды. Ул Ямбакты балалар бакчасында үтте. Семинарда катнашучылар тәрбияче Чулпан Гыйниятуллина үткәргән ачык дәрестә булдылар. Бакча мөдире Люция Хәйбуллина укыту-тәрбия процессында заманча технологияләрнең зур роль уйнавын яктыртты. Шәһәрнең...
-
Безнең ветераннарыбыз сынатмый
Ветераннар арасында үзешчән башкаручылар хәзерге вакытта "Балкыш" республика фестиваленең беренче турында катнаша. Ул мәдәният, хезмәт, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, ТР Милләтләр ассамблеясы ярдәмендә ветераннар иҗтимагый оешмасының республика советы инициативасы буенча оештырылган. Фестивальнең максаты - өлкән яшьтәге кешеләрне актив тормышка җәлеп итү, ветераннарның үзешчән сәнгатен үстерү. Район Мәдәният йорты...
-
Иң изге теләкләр теләде
Бу көннәрдә генә шәһәребездә яшәүче Дарья Степанова белән Анастасия Ильина үзләренең туксан яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Традиция буенча, аларны район башлыгы Камил Нугаев, район ветеран оешмалары советы рәисе Юрий Зуйков, социаль хезмәт вәкилләре җылы котлады. Алар күпне күргән ветераннарга район үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерделәр. Дарья Ермолаевна башлангыч класслар...
-
“Бергәләп күп нәрсәгә ирешә алабыз…”
Узган шимбәдә район Мәдәният йортында икенче чакырылыш район Советының чираттагы 30нчы сессиясе булды. Депутатлар район башлыгы Камил Нугаевның районның 2012 елдагы социаль-икътисадый үсеше турындагы отчетын тыңладылар һәм 2013 елда башкарылырга тиешле эшләр белән таныштылар.