27 февраль 2013 яңалыклары
-
Чит илдә осталыгын камилләштерде
Александр Сорокин хәзерге вакытта Спас тармак технологияләре техникумының өченче курсында укый. Аны тәмамлагач, пешекче-кондитер һөнәре алып чыгарга тиеш. Булачак һөнәрен ул үзе теләп сайлаган һәм аның бөтен нечкәлекләренә төшенергә тырыша. Әле күптән түгел ул Италиядә стажировкада булып кайтты.
-
Ветеран бүген дә сафта
Алсу Зарипова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Озын гомер кичеп яшәгән кешеләр белән очрашып бер күрешү үк аларга карата чиксез хөрмәт хисе уята. Матур уй, изге теләк-ният белән яшәгәннәргә хак Тәгалә язмышның бәхетлесен, гомернең озынын бүләк итә торгандыр. Иртәгә 85 яшен тутырасы Садыйк Ситдыйк улы белән күрешкәч, бу фикернең дөреслегенә...
-
Ир-егетләр яшәсен!
Гөлсинә ГАБДЕЛВӘЛИЕВА, китапханәче. Ватан сакчылары көнен Чәчәкле авылы Мәдәният йортында зурлап билгеләп үттеләр. Ир-егетләрне бәйрәм белән котлап, җирле үзидарә хезмәткәре Мәдинә Сабирова "Әтием", "Әйләнеп авылга кайт әле" җырларын тамашачыларның йөрәгенә үтәрлек итеп башкарды. Бүгенге көндә Россия Кораллы Көчләр сафында үзенең изге бурычын үтәүче туганы Ислам Сабировка изге теләкләрен, бәйрәм сәламен...
-
Таләпчәнлекне һәм җаваплылыкны арттырып
Инде хәбәр ителгәнчә, район Советының чираттагы утырышында контроль-хисап палатасының узган елгы эшчәнлеге турындагы мәсьәлә каралды. Аның хезмәткәрләре үткән чорда төп игътибарны ниләргә биргәннәр?
-
Спорт бәйрәмнәре
Районда узган ял көннәре төрле спорт бәйгеләренә бай булды.
-
Мәктәпләрдә– карантин
Грипп эпидемиясе аркасында 2нче Болгар урта һәм Тукай төп мәктәпләрендә кичәге көннән алып дәресләр туктатылды. Бу мәктәпләрдә авырып китүчеләр саны нормадан арткан. Бераз алдарак шул ук сәбәп аркасында санатор мәктәптә укулар туктатылган иде. Карантин якынча бу атна ахырына кадәр дәвам итәчәк. Балалар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелгән, аларга күбесенчә өйдә утырырга...
-
Җиңүчеләргә бүләкләр
Павел Ермилов истәлегенә үткәрелгән шахмат турниры призерларына аның сурәте ясалган медальләр һәм кубоклар тапшырылды. Турнирда беренче, икенче, өченче урыннарны Константин Рахматуллаев, Виктор Владимиров һәм Фиркат Галимов алды. Моннан тыш, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге шахматчыларга Мактау грамоталары тапшырды.
-
“Сине халык онытмый”
Балалар үзәк китапханәсендә Зоя Космодемьянскаяның тууына 90 ел тулуга багышланган батырлык дәресе булды. Зоя Бөек Ватан сугышында зур батырлык күрсәтә. Укучыларны аның әнисе Любовь Космодемьянская язган китап белән таныштырдылар, китапханә активистлары төрле күренешләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Балалар игътибарына шулай ук "Мәңге унсигездә" дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
-
Медицина хезмәткәрләре елга йомгак ясады
Район үзәк хастаханәсе медицина советы утырышында сәламәтлек саклау өлкәсендә елга йомгак ясалды. Баш табиб Егор Самохвалов чыгышында республиканың сәламәтлек саклау учреждениеләре рейтингында безнең хастаханәнең бүгенге көндә 33нче урында (узган ел - 36нчы) торуы билгеләп үтелде. Күп күрсәткечләр буенча уңай үзгәрешләр күзәтелсә дә, үлем-китем дәрәҗәсе, туберкулездан, хезмәткә яраклы кешеләр арасында йөрәк-кан...
-
Осталыкның чиге юк
Өлкәннәр һәм инвалидлар йорты фельдшеры Татьяна Ефимова "Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы социаль хезмәткәре" Бөтенроссия конкурсының безнең республика буенча зона этабында катнашып, икенче урынга лаек булды. Ул тупланган тәҗрибәсен һәм һөнәри осталыгын күрсәтеп, "Иң яхшы шәфкать туташы" номинациясендә билгеләп үтелде. Ярышлар Лаешның "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы...
-
Туксан биш яшь тулуы белән котладылар
Шушы көннәрдә никольскилылар авылның хөрмәтле кешесе Евдокия Крайнованы зурлап олы юбилее белән котладылар. Хәзерге вакытта Казанда яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатынын Никольск җирлеге башлыгы Евгений Синицин, җирле ветераннар советы рәисе Надежда Тужилкина һәм педагогик хезмәт ветераны Анастасия Тареева котлады. Никольск мәктәбендә озак еллар башлангыч класслар укытучысы булып эшләгән...
-
Төн – балалар өчен түгел!
Балигъ булмаганнарның эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышында балаларга каршы җинаятьләрне профилактикалау һәм аларны җәберләүләрдән саклау мәсьәләләре тикшерелде. Укучыларның һәм мәктәпкәчә учреждениеләргә йөрүче балаларның мәктәпләргә, балалар бакчасына барганда һәм кайтканда иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар кабул итүгә аерым игътибар бирелде. Моннан тыш, һәр ата-ана ТР Законы нигезендә, алардан...
-
Хәзерлекне тикшерү максатында
Күзәтү эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре белән мәгариф бүлеге вәкилләре бергә 2нче шәһәр мәктәбе һәм Балалар иҗат йорты коллективларында киңәшмәләр үткәрделәр. Бу очрашуларда катнашучыларга тиешле мәгълүматлар җиткерелде, җаваплы кешеләргә табигый һәм техноген һәлакәтләр килеп чыкканда мәктәп һәм балалар бакчаларының гражданнар оборонасын һәм территорияләрне саклауда иминлеген тәэмин итү йөкләнде. Киңәшмәдә гомумбелем бирү учреждениеләренең...
-
Истәлек медальләре тапшырылды
Илебезнең Кораллы Көчләренә 95 ел тулуы уңаеннан армия, флот һәм башка хәрби ветераннарга истәлекле медальләр тапшырылды.