27 ноябрь 2012 яңалыклары
-
Тамашачы күңеленә хуш килде
Кичә шәһәр халкы алдында Антоновка авылы үзешчәннәре Әниләр көненә багышлап зур концерт куйдылар.
-
Түгәрәккә язылдылар
"Начар гадәтләр урынына мин спортны сайлыйм" акциясе кысаларында, 1нче шәһәр урта мәктәбенең өченче класс укучылары "Регата" техник иҗат станциясе педагоглары белән очраштылар. Укучылар техник түгәрәк дәресләре белән таныштыручы фильм карадылар. Алар алдында станция директоры Владимир Трошин коллективның иҗади эше белән җентекләп таныштырды. Очрашуга алар шактый зур күргәзмә эшләгәннәр һәм аны...
-
Үз куллары белән
Ким урта мәктәбендә табигый материаллардан һәм икенчел чималдан ясалган төрле әйберләр күргәзмәсе оештырылды. Анда укучылар һәм аларның әти-әниләре катнашты. "Аккош тугрылыгы" (6 класс), "Авылда көз", (9 класс), "Урман күренеше" ( 3 класс) композицияләре бөтен кешегә дә ошады һәм иң яхшылары дип табылды. Изосимовлар, Барышевлар, Лукиннарның гаилә эшләре оригиналь булуы белән...
-
Уңыш һәм хезмәт бәйрәме
Күптән түгел Никольск урта мәктәбендә үткәрелгән хезмәт һәм уңыш бәйрәмендә бишенче - хезмәт чирегенә нәтиҗәләр ясалды. Быел мәктәп яны участогында кыяр, помидор, кәбестә, суган һәм ашханә өчен кирәк булган башка яшелчәләрдән мул уңыш җыеп алганнар. Аның бер өлеше тозлап һәм маринадлап куелган, калганы саклауга салынган. Бәйрәмдә тиешле норманы үтәп, бакчада...
-
Мәҗбүри тәртиптә түләргә кирәк
Бүгенге көндә шәхси эшмәкәрләр арасында дүрттән берсенең Пенсия фонды идарәсенә иминиятләштерү взносларын түләү бурычлары бар. Ә бит булачак пенсиянең күләме бу түләүләргә бәйле. Взнослар закон нигезендә, отчет вакытында эшмәкәрлек эшчәнлеге башкарылганмы-юкмы булуына һәм аннан алынган керемнең күпме булуына карамастан, түләнергә тиеш. Акча эшмәкәр статусы алынганнан башлап, Бердәм дәүләт реестрыннан чыгарылганчы...
-
Төгәл үтәргә кирәк
Агымдагы ел башыннан район территориясендә 23 янгын чыккан. Аның төп сәбәпләре билгеле: ут белән саксыз эш итү һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү.
-
Өлгерләр көч сынашты
1998-2001 елда туган укучылар арасында баскетбол буенча район беренчелегенә куст ярышлары тәмамланды. Анда районның ун мәктәбеннән уналты команда катнашты. Турнирны балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге оештырды. Ярышлар ике төркемдә - "Олимп" универсаль спорт залында һәм Иске Рәҗәп урта мәктәп базасында үткәрелде. "Олимп"та егетләр арасында призлы урыннарны - 2нче мәктәп, кадет һәм...
-
«Тантаналы ант итәм!..»
Узган шимбәдә кадетлар мәктәп-интернатының 36 укучысы үзләренең иптәшләре, әти-әниләре, педагоглар, район һәм шәһәр җитәкчеләре, җәмәгатьчелек һәм дин вәкилләре каршында тантаналы ант бирделәр. Хәзер инде аларны тулы хокуклы кадетлар, дип санарга була. Мәктәптә мондый чара тугызынчы тапкыр үткәрелә. Укучыларны район башлыгы Камил Нугаев, мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин, район хәрби комиссариаты...
-
Әниләргә багышланды
Узган якшәмбедә укучылар китапханәгә үзләренең әниләре белән килде. Биредә алар өчен "Минем әнием барысыннан да яхшырак" дигән конкурслы уен программасы әзерләнгән иде. Анда балалар да, әниләр дә актив катнашты. Шулай ук Василий Сухомлинскийның "Җиде кыз" әкияте буенча әзерләнгән тамашаны да карадылар. Бу очрашуда әниләр турында күп җырлар яңгырады, шигырьләр сөйләделәр....
-
Һәр эштә тәртип булырга тиеш
Узган җомгада терлекчеләргә хезмәт хакы түләү һәм эштә тиешле шартлар тудыру мәсьәләләренә багышланган район семинары булды. Чарага авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре һәм җирлек башлыклары чакырылды.