31 июль 2012 яңалыклары
-
Туган якны өйрәнүче галим
2012 елның июнендә танылган Казан галиме һәм библиограф, ТатАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Вячеслав Васильевич Аристовның тууына 75 ел тулды. Ул 55 яшь тулырга берничә генә көн калгач вафат булды. Шуңа карамастан, Казанда күпләр аның китапларын һәм язмаларын хәтерлиләр, Аристов озак еллар Казан дәүләт университетының Н. И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең...
-
Тынычлык сагында
"Зәңгәр беретлар" - армиябезнең иң нык хәзерлекле гаскәрләре. Кайнар нокталарда тәртип ураштырганда юкка гына иң беренче аларны җибәрмиләрдер. Дүрт ел элек Ульяновск десантчылар бригадасы составында якташыбыз Раил Дәүләтшин Абхазиядәге кораллы конфликтны булдырмый калуда катнашты.
-
Горурланырлык нигез бар
Узган атнада шәһәребездә төрле елларда флотта хезмәт итүчеләрнең традицион очрашу бәйрәме булды.
-
Штрафлар салынды
Хезмәтне саклау турындагы законны бозган өчен берничә крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы административ җаваплылыкка тартылды. Аларга 5000 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Хуҗалыкларда закон бозу очраклары район прокуратурасы тарафыннан уздырылган тикшерүләр барышында ачыкланды. Мәсәлән, кайбер хуҗалыкларда эш урыннарына аттестация үткәрелмәгән. Ә бит РФ ның хезмәт кодексы нигезендә бу мәҗбүри таләп...
-
Донор көннәре үткәрелде
Узган атнада районда донор көннәре үтте. Анда 100дән артык кеше катнашты. Кан тапшыру алдыннан медицина хезмәткәрләре һәр донорны да әлеге акциянең кайбер кагыйдәләре, әһәмиятле яклары белән таныштырдылар. Күчмә кан салу станциясендә 49,5 литр кан җыелды.
-
Үзләре өчен тырышалар
Бу җәйдә Көек мәктәбе бакчасында яшелчә һәм җиләк-җимеш көткәннән дә күбрәк булды. Димәк, кыш дәвамында укучыларны витаминлы ризыклар белән тәэмин итә алачаклар. Бүгенге көнгә, мәсәлән, 40 килограммлап алма вареньесы кайнатылган, 20 банка кыяр тозлаганнар, 8 килограмм кура җиләген суыткычка туңдырып куйганнар. Болгар борычы, кишер, чөгендер, кәбестәдән тәмле салатлар пешереләчәк. Мәктәп...
-
Урак тулы көч белән бара
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, ашлык 12734 гектардан җыеп алынган. Бу барлык мәйданнарның өчтән бер өлешеннән артыграк. Барлыгы 23180 тонна суктырылган: 9030 тонна - көзге бодай, 7540 - арыш, 4970 - арпа, 960 -борчак һәм 60 тонна солы. Көн саен 1300-1400 гектарда ашлык суктырыла, ашлыкның тулаем җыемы...
-
Битараф булырга ярамый
Ел саен чәчү һәм урып-җыю эшләре башланыр алдыннан трактор, комбайн һәм башка үзйөрешле техникага мәҗбүри дәүләт техник каравы үткәрелә. Быел бу тармакта эшләр ничек тора соң?
-
Игенчеләрнең эше җитәрлек
"Шанс" крестьян (фермер) хуҗалыгы комбайнчылары арыш һәм карабодайны җыеп алганнан соң арпа суктыруга керештеләр.