19 июнь 2012 яңалыклары
-
Штраф түләргә туры киләчәк…
Кулланучыларның сәламәтлегенә һәм гомеренә куркыныч тудыручы продукция сатуда гаепләнүче кешегә карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен район прокуратурасы да хуплады. Бу кеше өенннән 1,5 литрлы шешәләргә тутырылган спиртлы эчемлекне 150 сумга сатып яткан. Суд экспертизасы күрсәткәнчә, әлеге сыеклык "Туклану продуктларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы турында"гы федераль закон таләпләренә җавап бирмәгән....
-
Хокук темасына чара
1нче мәктәпнең "Солнышко" мәктәп яны лагеренда хокук белеме буенча "Теләгем булса, нигә ярамый" дигән чара үткәрелде. Аның программасына сәхнә күренешләре, уеннар, әдәби викторина керде. Балалар белән очрашуга чакырылган прокурор ярдәмчесе Айрат Мөхәммәтшин укучылар белән һәр кеше үтәргә тиешле бурычлар һәм аларның хокуклары турында эчтәлекле әңгәмә үткәрде.
-
Ашыгыгыз: язылу тәмамлана
Агымдагы елның икенче яртыеллыгына газетага язылу өчен бик аз вакыт калып бара. Шуңа күрә газета укучыларның тагын бер кат исенә төшерәбез: безнең район газетасына язылырга онытмагыз. Ярты еллык комплектның бәясе - 260 сум 62 тиен. Ә шәһәр халкының газетага редакциянең үзенә килеп язылу мөмкинлеге бар, бу сезгә бары тик 180...
-
Балаларны осталыкка өйрәтә
Конфет кәгазьләре, сөттән бушаган пакетлар, фольга - беренче категориягә ия булган технология укытучысы Лилия Гаязова боларның барысыннан да оста итеп файдалана. Укучылары белән бергә ясаган төрле әйберләрне күреп һәркем соклана.
-
Хәбәр итүнең яңа формасы
Агымдагы елның икенче кварталыннан башлап, Спас район суды судта катнашучыларга СМС-хәбәрләр җибәрә башлады. Бу яңалык нидән гыйбарәт соң?
-
Җәйге ял файдалы үтә
Җәйге каникул көннәрендә балаларның ялын оештыруда мәктәпләрдә көндез эшләүче лагерьларның әһәмияте бик зур. Балалар мондый лагерьларга бик теләп йөри, педагоглар алар өчен көн саен диярлек кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар әзерли. Атап әйткәндә, иркенләп ял итү, организмны физик яктан ныгыту, белем эстәү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырыла.
-
Таләпләрне үтәмиләр
Районның Пенсия фонды идарәсенә алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның беренче кварталында 21 эш белән тәэмин итүче үзендә эшләүчеләргә иминиятләштерү взнослары түләмәгән. Иминиятләштерелгән затларның булачак пенсиясе турыдан-туры шушы взносларга бәйле икәнне онытмаска кирәк. Шуңа да карамастан, "Агрохим", "Болгар Фиш" җәмгыятьләре, А.Подгорнов, А.Багдасарян, А.Синицин, Ю.Купоросов, Ф.Абдуллин һәм башкалар бер тиен дә иминиятләштерү...
-
Печән дә чабалар, ремонт та ясыйлар
Ленар Гыйниятуллин крестьян (фермер) хуҗалыгында фермага капиталь ремонт ясау эше печән өстендә дә тукталып тормый.
-
Музейга кунаклар килде
Узган җомгада Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгына рәсми булмаган визит белән "Роснано" җәмгыяте идарәсе рәисе Анатолий Чубайс килде. Изге Болгар җиренә ул Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән бергә аяк басты. Кунакларны район башлыгы Камил Нугаев озатып йөрде. Кунаклар Идел буе болгарларының Ислам дине кабул итү хөрмәтенә әле күптән түгел генә...
-
Иң яхшы директорларга – дипломнар
Болгардагы 2нче урта мәктәптә Казан (Идел буе) федераль университетыннан академик Әнвәр Хуҗиәхмтов җитәкчелегендә килгән бер төркем галимнәр район мәктәпләре директорлары белән очрашты. Галимнәр методик ярдәм күрсәтү, инновация эшләрен оештыру, база мәктәпләрендәге педагогларның квалификациясен күтәрү буенча хезмәттәшлек итүгә килешү төзү максатын күздә тотып килде. Шәһәрдәге, Ямбакты, Иске Рәҗәп һәм Урта Йорткүл...
-
“Болгар” балаларны кабул итте
Кичә "Болгар" балалар сәламәтләндерү-белем бирү лагеренда беренче сменаны ачу тантанасы булды. Балалар анда июль башына кадәр ял итәчәк. Җитмештән артык укучы биш отрядка берләштерелгән, аларның өчесе - профильле. Бу балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең чаңгы секциясендә шөгыльләнүчеләр, "Скаутлар" (1нче мәктәп) һәм "Регата" клубы спортчылары. Балаларны һәм тәрбиячеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары...
-
Сабан һәм җыр бәйрәме
Узган атнада Рабига күле буенда традицион Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Ул үзенең тамырлары белән чал гасырларга барып тоташса да, әлегә кадәр яшь, күңелле булып кала.