29 май 2012 яңалыклары
-
Черкиләр тынгы бирми...
Татьяна Смирнова. Быел көннәр бик иртә җылынды. Җылы белән бергә черкиләр дә бик күп чыга башлады. Бөҗәкләрне юк итү өчен тиешле чаралар күрмәгәнлектән, алар чамасыз үрчеп киттеләр. Урман яки су янында яшәүчеләргә бигрәк тә авыр. Кич белән бакчага чыгармын димә, хәтта алардан көндезез дә качып котылып булмый. Ничек кенә саклансаң...
-
Аның үз дөньясы бар
Александр Рознаковскийны безнең районда белмәгән кеше юктыр. Инде күп еллардан бирле ул район үзәк хастаханәсенең педиатрия бүлегенә җитәкчелек итә. Ә менә аның һәвәскәр радиоспортчы булуын бик аз кеше белә торгандыр. Күпсанлы дипломнары, шул исәптән халыкара дәрәҗәдәгеләре дә, бу турыда ачык сөйли.
-
Алар җирнең чын хуҗалары
Хәтерлисезме, социализм заманында авыл кешеләренә багышланган концертларның берсе дә: "Икмәк булса - җыр да була" дигән җырдан башка үтми иде. Әйе, авыл хуҗалыгында ашлык үстерү-экономиканың нигезен тәшкил итә, калганы шуңа өстәлә. Ләкин аның нигезе нык булырга тиеш. Йортның да бит нигезе какшаса, яшәү мөмкин түгел. Әле хәзер дә авыл хуҗалыгы...
-
Лауреат исеме алды
Мәгариф бүлегенең баш белгече Әлфирә Игламова "Өлкән яшьтәге кешенең социаль портреты" республика конкурсының "Минем университетларым" номинациясендә лауреат исеме алды. Аңа диплом тапшырылды, шулай ук җәмгыять тормышында өлкән яшьтәге кешеләрнең активлыгын күтәрү максаты белән Гомумроссия Пенсионерлар берлеге җәмәгать оешмасының региональ бүлеге, РФ Пенсия фондының ТР бүлеге үткәргән конкурска нәтиҗәләр ясау тантанасында...
-
Туган авылга багышланды
Аграмак урта мәктәбендә туган авылга багышланган чара үткәрелде. Анда кунакка кайбер мәктәп музее җитәкчеләре чакырылды. Чара программасына авыл халкы турында презентация, авыл хезмәтчәннәренә багышланган концерт, мәктәп музее буенча экскурсия (Аграмак мәктәбендә аңа инде озак еллар буе Лев Еремеев җитәкчелек итә) кертелгән иде. Яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә керткән өлеше һәм...
-
“Сударушка” “Каравон”да чыгыш ясады
Кузнечиха Мәдәният йортының "Каравон" вокаль ансамбле "Каравон" фольклор бәйрәменнән диплом белән кайтты. Исегезгә төшерәбез, ел саен ул традиция буенча Лаеш районының Рус Никольское авылында үткәрелә. Быел бәйрәм үткәрелгән көнне яңгыр явып торса да, анда катнашучылар җылы тәэсирләр алып кайттылар. Безнең ансамбль башкаруындагы борынгы рус халык җырын тамашачы бик җылы кабул...
-
Халык санын алуда катнашкан өчен
2010 елгы Бөтенроссия халык санын алуда катнашкан өч дистәгә якын район кешесе дәүләт статистикасы хезмәтенең ведомство билгесе белән бүләкләнде. Аларга "2010 елгы Бөтенроссия халык санын алуда катнашкан өчен" медальләре тапшырылды. Бу бүләккә лаек булучылар арасында безнең Дәүләт статистикасы бүлеге хезмәткәрләре, сан алу мәсьәләләре буенча уполномоченный, сан алу һәм инструктор пункты...
-
Лагерьлар балаларны көтә
"Болгар" спорт-сәламәтләндерү лагеренда җәйге каникуллар вакытында 300дән артык бала ял итә алачак. Беренче смена 15 июньдә ачыла. Яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов хәбәр итүенчә, барлыгы өч смена каралган, аларның соңгысы, узган елдагы кебек үк, профильле - православие юнәлешендә булачак. Юлламаның бәясе шактый кыйммәт - 9810 сум торса...
-
Күңелле дә, моңсу да бәйрәм...
Узган җомгада безнең районның унберенче классны тәмамлаучы 134 укучысы һәм тугызынчы классны тәмамлаучы 230 укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Ким мәктәбендәге тантаналы линейкада безнең хәбәрчебез булып кайтты.