24 май 2012 яңалыклары
-
Чиратта тормасаң да була
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе күрсәтә торган хезмәтләр халык арасында киң таралган. Көн саен бу ведомствоның офисларына меңләгән кеше мөрәҗәгать итә.
-
Күңелләрдә калган тирән яра
Күпме генә еллар үтсә дә халкыбызга Җиңү алып килгән май аен без аеруча зур дулкынлану белән көтеп алабыз. Саргайган фоторәсемнәрне, хатларны, документларны, бүләкләрне кабат-кабат кулга алабыз...
-
Музейда бәйрәм
Болгар заповеднигының "Сувар" филиалы базасында балалар өчен бәйрәм оештырылды. Укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, уеннарда, конкурсларда канаштылар. Филиал мөдире Нинель Садриева аларга музейларның әһәмияте турында әңгәмә оештырды. Музейга килгән балаларның барсына да татлы призлар тапшырылды. Туган як тарихы белән кызыксынучылар белән мондый очрашулар гадәттә Музейлар көнендә оештырыла.
-
Китапханәләр көненә багышлап
27 майда Бөтенроссия Китапханәләр көне билгеләп үтелә. Ул 1995 елда, РФ Президенты Указы буенча Россиянең беренче китапханәсе - Император ачык китапханәсенең барлыкка килүенә 200 ел тулуы уңаеннан, игълан ителде. Бу уңайдан үзәк китапханә теләгән кешеләрнең барысын да якшәмбе көнне ачык ишекләр көненә чакыра. Һәр китап укучы башка вакытта түләүле бирелә...
-
“Тәмәкегә суд”
"Тәмәкене конфетка алыштырабыз!" өндәмәсе астында "Рассвет" социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре шундый акция үткәрделәр. Алар шәһәрнең үзәк урамнарына чыгып, тәмәке тартучыларга тәмәкедән баш тартып, аны тәм-томга алыштырырга тәкъдим иттеләр. Кешеләрнең кайберләре бу тәкъдимне - уңай, ә кайберәүләр күмпедер мәзәк буларак кабул итте. Чара Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көненә багышланды...
-
Гаилә фермасын үстерү өчен
Өчкүл авылы эшмәкәрләре Лариса белән Фәрит Вагаповлар махсус республика программасы кысаларында дәүләт ярдәме алдылар. 300 мең сум күләмендәге беренче транш инде гаилә фермасы хуҗаларының исәп-хисап счётына күчерелгән. Ул терлекчелек биналарына реконструкция ясау, савым көтүен арттыру һәм башка шәхси хуҗалыкны үстерү чараларына тотылырга тиеш. Вагаповлар - быел республика бюджетыннан махсус программа...
-
16 июньдә – Сабантуй
Халкыбызның яраткан традицион Сабантуй бәйрәме 16 июньдә булачак. Аның үткәрү вакыты Спас муниципаль район башлыгы карары белән билгеләнде. Хәзерге вакытта бәйрәмгә хәзерлек эшләре бара, аңа җирле үзидарә органы вәкилләре, җәмәгать оешмалары, предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр, фермерлар җәлеп ителә. Аларның барысына да бәйрәмне тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен ярдәм итәргә киңәш бирелде.
-
Бездән аерылмагыз
Икенче яртыеллыкка язылу вакыты тәмамланырга аз вакыт калып барса да, күпчелек кеше район газетасына язылырга ашыкмый.
-
Яхшы сыйфатлы, тигез булсын
Шәһәр урамы юлларындагы чокыр-чакырларны тәртипкә китерү эше төгәлләнеп килә.