21 февраль 2012 яңалыклары
-
Идел буенча сәяхәт
Идел елгасында пассажирлар йөртү киң тарала башлаган 19 гасырның икенче яртысында, Россиядә бөек елга буйлап сәяхәт итүчеләр өчен юлкүрсәткечләр (путеводитель) чыга башлый. "Волга от Твери до Астрахани" дигән шундый китапны 1862 елда Александр Радищевның оныгы -язучы Николай Боголюбов бастырып чыгара. Ә 1894 елда Василий Сидоров китапның тагын да зуррагын -...
-
Айлык кысаларында
Күптән түгел коррекция мәктәп-интернат укучылары шәһәр музеена экскурсиягә бардылар. Бу чара хәрби-патриотик тәрбия айлыгы программасына кертелгән. Экскурсия барышында балалар сугышчан дан залына куелган экспонатлар белән кызыксынып таныштылар. Шунысын әйтергә кирәк, экспонатлар арасында Бөек Ватан сугышы елларында төрле фронтларда батырларча сугышкан якташларыбыз турында да бай материаллар бар. Фронттан язылган хатлар, фоторәсемнәр,...
-
«Минем әтиемә охшыйсым килә...»
Ватанны саклаучылар көне алдыннан 1нче урта мәктәпнең икенче класс укучыларына туганнарының, якыннарының кайда хезмәт итүләре турында язып килергә куштылар.
-
Ул Әфганстанда хезмәт иткән
"Игелекле әфган халкыннан" - 1980 елда якташларыбыздан беренче булып Әфган чигенә аяк баскан Сергей Терентьевка бу медаль бик тә кадерле. Анда күргән һәм кичергән вакыйгаларны тиз генә онытырлык түгел.
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казаларны бетерү буенча РФ министры приказы белән бүләкләнделәр: "За отличие в ликвидации последствий чрезвычайной ситуации" медале белән Нугаев Камил Әсхәт улы - ТР Спас муниципаль район башлыгы, Савельев Владимир Васильевич - "Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы 132нче янгын сүндерү часте" ; "Гадәттән...
-
Ватанны саклаучылар көне белән !
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. Муниципаль район башлыгы Камил Нугаев район халкын шушы бәйрәм белән котлады. Бу - батырлык, хәрби дан, Ватаныбыз сагында торган һәм хәзерге вакытта торучы ир-егетләр бәйрәме, дип билгеләп үтте ул. Чөнки безнең тормышыбызда тынычлыктан, татулыктан да кадерле нәрсә юк. Бу бәйрәмнең данлы тарихы бар. Ул...
-
Традицияне дәвам итеп
Узган шимбәдә район Мәдәният йортында уналтынчы тапкыр "Игелек кылу безнең хәлдән килә" дигән хәйрия марафоны үткәрелде. Әлеге чара барышында 466 мең сумлап акча җыелды.