9 февраль 2012 яңалыклары
-
Иң өлгер, тапкыр укучылар җиңде
Укучыларның "Президент узышлары" Бөтенроссия спорт ярышларының муниципаль этабы төгәлләнде.
-
Яңа йортта бәхетле булыгыз!
Узган ел ахырында Рәхимовлар гаиләсе яңа йортка күчте. Бу аларның "2013 елга кадәр авылның социаль үсеше" программасында катнашулары нәтиҗәсендә мөмкин булды.
-
Икенче тапкыр призёр булды
Узган елдагы кебек үк, 2нче урта мәктәпнең унынчы класс укучысы Владислав Мөхәммәтов тарих буенча Бөтенроссия фән олимпиадасының региональ этабы призеры булды. Ул Россия Федерациясенең мәгариф министрлыгы дипломы белән бүләкләнде. Укучының уңышында Владиславка олимпиадага хәзерләнергә ярдәм иткән укытучысы Елена Черкасованың хезмәте зур. Мәктәптә билгеләп үткәнчә, җиңүче кечкенәдән үк күп укый, тарих...
-
Икмәк музеена газ кертелде
Кичә "Икмәк музее"нда төзелә торган объектларның берсенә газ кертелде. Моннан тыш, газ котельные да файдалануга тапшырылды. Мәгълүматларга караганда, бу бинада музей белән ресторан урнашачак. Шушы уңайдан үткәрелгән чарада "Чистопольгаз" ЭПУ җитәкчесе Александр Малюков, "Татагропромстрой" ААҖ генераль директоры Ирек Закиров, район башлыгы Камил Нугаев, кайбер учреждение һәм оешма җитәкчеләре катнашты. Кунаклар...
-
Барыгыз да – чаңгыга!
12 февральдә Рабига күле буенда традицион чаңгы ярышлары була. Бу узышлар "Татарстан чаңгы юлы-2012" һәм Бөтенроссия ярышлары кысаларында үткәрелә. Аның максаты - халык арасында чаңгы спортын популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре бирү һәм иң көчле спортчыларны билгеләү. Бу узышларда елдан-ел күбрәк спортчылар катнаша. Чарада медицина буенча чикләүләре булмаган һәр кеше...
-
Иҗат итү өчен бөтен шартлар булырга тиеш
Күптән түгел район мәдәният хезмәткәрләренең киңәшмәсе булды, анда 2011 елга йомгак ясалды һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде.
-
Киләчәк– алар кулында
Үткән чәршәмбедә "Октябрь" кинотеатры залында "Яшьләр: үсешнең яңа баскычы" дигән студентлар һәм укучыларның беренче район форумы булды.
-
Язылу
"Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасына язылырга онытмагыз! Исегезгә төшерәбез, "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасына барлык почта бүлекләрендә, шулай ук редакциянең үзенә килеп язылырга мөмкин. Бер комплектның бәясе почтада - 262 сум 62 тиен, редакциядә - 160 сум тәшкил итә. Редакциядә язылган очракта, газетаны редакциянең үзеннән килеп алырга кирәк булачак. Хөрмәтле...