2 февраль 2012 яңалыклары
-
Салымнарны өйдән чыкмыйча түләргә була
Узган елның октябреннән салым органнарының салым түләүчеләр белән мөнәсәбәтләрен камилләштерү максатында, ТР буенча Россия Федераль салым хезмәте идарәсенең рәсми Интернет сайтында "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" электрон сервисның икенче этабы эшли башлады.
-
Балалар бакчасына – Интернет аша
Бөтен ата-ана алдына иртәме-соңмы баласын бакчага урнаштыру проблемасы килеп баса. Чөнки балалар бакчасы - әти-әни эштә булган чакта балага күз-колак булып торучы учреждение генә түгел, мәгариф системасының беренче баскычы да.
-
Солдат егет белән очрашу
Әхмәтҗанова Зилә, 11 сыйныф укучысы. Без төрле елларда, кулына корал тотып, туган илебезне саклаган һәм бүгенге көндә дә, ата-бабалар традициясе буенча, илебез сагында торган хәрби хезмәт итүчеләрне хөрмәтлибез. Безнең авыл егетләре үзләренең гражданлык бурычын намус белән үтәп киләләр һәм без моның белән чын-чынлап горурланабыз. Мәктәптә оборона һәм спорт айлыгы башланды....
-
Республика беренчелегенә
Безнең районның чаңгычылар командасы Яшел Үзәндә үткән "Татарстан өметләре" республика беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар. Команда составына 1996-1998 елларда һәм аннан соң туган егетләр-кызлар керде. Тренер Сергей Власовның шәкерте Игорь Бондарев классик алым белән 10 километрлы дистанциядә бишенче булып килде. Кызлар арасында ирекле стиль белән өч километрлы дистанциядә унбишенче булып килгән...
-
Уңышлар сиңа, Виктор!
Чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионы Виктор Ермилин тиздән юниорлар арасындагы дөнья беренчелегенә Россия җыелма командасының төп составында чыгыш ясарга тиеш. Ярышлар Төркиядә үтәчәк, әлегә исә якташыбыз Болгариядәге җыеннарда күнегүләр алып бара. Виктор бу җаваплы узышларда да сынатмас дип ышанабыз.
-
Айлык башланды
Район мәктәпләрендә традицион хәрби-патриотик тәрбия айлыгы башланды. Гадәттәгечә, айлык барышында балаларда Ватанга мәхәббәт, Туган ил белән горурлану хисләре уятуга, теләсә кайсы минутта аны дошманнардан сакларга әзер торуга юнәлдерелгән чаралар үткәреләчәк. Традицион "Аҗаган"нар, сафта йөрү һәм җыр смотрлары, класс сәгатьләре, ветераннар, армиядә хезмәт итеп кайтучылар белән очрашулар, күптөрле акцияләр, конкурслар -...
-
Яшь экологларга бүләкләр
Казанда үткәрелгән "Зилант" XII шәһәр ачык экология форумы җиңүчеләре һәм призёрлары исемлегенә безнең укучылар да керде. Көек мәктәбенең 7 класс укучысы Ләлә Садретдинова мәгариф-агарту бүлегенең "Әдәби иҗат" секциясендә шөгыльләнүче яшь экологлар арасында беренче урынны алды. Ул жюри игътибарына "Тугай чишмәсе" дигән эссе тәкъдим итте. Икенче урын Ямбакты мәктәбенең унберенче класс...
-
Дәүләт ярдәме белән
Районның берничә крестьян (фермер) хуҗалыгы "Лизинг-грант" республика программасы ярдәмендә льготалы шартларда яңа техника сатып алдылар. Әҗмәрдән Валентин Исаков белән Дала Йорткүленнән Зөфәр Минһаҗев пресс-җыйгычы белән бергә МТЗ-82 тракторы алдылар. Ә Танкеевка хуҗалык җитәкчесе Равил Бакиров һәм Отрададан Александр Спиридонов яңа пресс-җыйгычларга ия булдылар. Бу техника өчен алар бәянең яртысыннан аз...
-
Эш табарга ярдәм күрсәтелә
2012 елның 1 гыйнварына Мәшгульлек үзәгендә 177 кеше исәптә торды, бу 2011 елның башы белән чагыштырганда 45 кешегә кимрәк. Ә эш табуда ярдәм итү үтенече белән ел буена 770 кеше мөрәҗәгать иткән.
-
Нефть җиһазлары өчен
"Вега-М" Яр Чаллы фирмасы җәмгыятенең безнең райондагы бүлекчәсе эшчеләре Әлмәт, Пермь, башка шәһәрләрдә җитештерелә торган нефть җиһазларын монтажлау өчен җайланмалар эшләүне елдан-ел арттыралар.