1 декабрь 2011 яңалыклары
-
Һәркем үтәргә тиеш
Агымдагы ел башыннан районда 28 янгын чыгып, 1,5 миллион сумлык зыян килгән.
-
Игелекле эшләрен авылдашлар онытмас
Авылыбызның 40лап йорты 7 елдан бирле сусызлыктан интекте. Су өчен акча түләп барсак та, җәй айларында бер тамчы суга тилмереп яшәдек, безнең өчен бу бигрәк авыр булды. Алтмышынчы елларда сафка баскан кое искереп, эштән чыкты, яңасын казырга чират җитми дип аңлаттылар. "Гомеремдә беренче тапкыр кулыма каләм алып, редакциягә хат язам,...
-
Штраф салынды
Балигъ булмаганнарга алкогольле эчемлекләр саткан өчен агымдагы елда эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тугыз протокол язылды.
-
Бөтен йөрәк җылысын бирә
Валентина Якимова. Минем әнием Зоя Степановна Кладовага 97 яшь тулды. Ул хезмәт һәм Бөек Ватан сугышы ветераны, авыр тормыш юлын үткән кеше. Аның турында бераз сөйлисем килә. Әнием Алексеевск районының Большой Красный яр авылында туган. Әтисен хәтерләми, әнисе аңа алты яшь тулгач үлгән. Әнисен зиратка алып киткәндә тәрәзәдән карап, елап...
-
Алдынгыларның берсе
2нче урта мәктәп укытучысы Ольга Выжлёнкова "Кеше тәрбияләү" республика конкурсының зона этабында икенче урынны алды. Аннан алдарак Ольга Владимировна бу бәйгенең район этабында "Класс җитәкчесе" номинациясендә җиңеп чыккан иде. Чистайда аңа ун район вәкиле белән көч сынашырга туры килде. Башта ул үзенең укытучы буларак туплаган тәҗрибәсен күрсәтте, аннары Чистай гимназиясе...
-
Педагоглар фикер алышты
1нче Болгар урта мәктәбе базасында республика фәнни-гамәли семинары үткәрелде. Безнең һәм күрше районнардан килгән укытучылар федераль дәүләт белем бирү стандарты моделен кертү һәм тормышка ашыруга бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Семинарга җыелучылар алдында мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин, ТР мәгариф үсеше институтының педагогика һәм психология кафедрасы доценты Гөлнара Тахтамышева чыгыш...
-
Инвалидлар ункөнлеге бара
Инде традициягә әверелгән инвалидлар ункөнлеге барышында хакимият, җәмәгатьчелек һәм барлык кешеләрнең игътибары аларга юнәлдерелгән. Ункөнлек кысаларында төрле чаралар үткәрелә. Мәсәлән, инвалидлар җәмгыяте активының район администрациясе һәм социаль структуралар вәкилләре белән очрашуы оештырыла, сәламәтлеге аркасында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемалары турында сүз булачак. Шәһәр һәм район авылларында яшәүче инвалид балалар "Олимп" спорт...
-
Әйләнгеч юл төзелә
Хәзерге вакытта Ясачка тирәсендә Базарлы Матак-Болгар трассасында әйләнеп үтә торган юл төзү эше бара.