28 ноябрь 2011 яңалыклары
-
Картингчылар ярышты
Күптән түгел элекке аэропорт территориясендә картинг буенча клуб ярышлары булды. Аларны балалар техник иҗаты станциясе оештырып, "Хонда" класслы машиналарда 9 яшьтән 13 яшькәчә картингчылар һәм "Минск" классында 14 яшьтән 16 яшькә кадәрге спортчылар катнашты. Беренче төркемдә Сергей Солёнов җиңеп чыкты, икенче һәм өченче урыннарны Рөстәм Әхмәтҗанов белән Александр Терехов бүлештеләр....
-
Уңышлы дебют
Чабаксар шәһәрендә үткәрелгән нәфис гимнастика буенча турнирда балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенең тренеры Наталья Бердникова җитәкчелегендәге спортчы кызлар, беренче тапкыр катнашуларына карамастан, шактый яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Ярышларда Казан, Йошкар-Ола, Түбән Новгород һәм Россиянең башка шәһәрләреннән килгән 200гә якын спортчы катнашты. Шуңа карамастан, 2000 - 2003 елда туган яшь гимнастларыбыз тәҗрибәле көндәшләре...
-
Иң төз атучылар
Районның РОСТО (ДОСААФ) оешмасы тирында пуля белән ату буенча шәһәр мәктәбе укучылары ярышты. 12 - 18 яшьлек кырыкка якын укучы пневматик винтовкадан һәм пистолеттан ату буенча ярыштылар. Күпләр яхшы нәтиҗә күрсәтте. Пистолеттан иң яхшы атучылар дип Эльза Мөхәммәтова, Роман һәм Семён Столяровлар, винтовкадан - Анастасия Кобенячкина, Анна Буташнова, Виктория Мортазина,...
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Спас муниципаль районы Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр: Порутчикова Нина Васильевна, Болгар санаторий мәктәп-интернаты укытучысы - мәгариф системасында озак еллык намуслы хезмәте һәм Әниләр көне уңаеннан; Гобәйдуллина Рәисә Хәбибуллай кызы, ТР хәрби комиссариатының Спас районы бүлеге фельдшеры - озак еллык фидакарь хезмәте һәм Әниләр көне уңаеннан; Милосердов Александр Иванович, МВД ветераны;...
-
Спорт – сәламәтлек дигән сүз
1нче Болгар урта мәктәбе базасында физик культура укытучыларының семинары үткәрелде. Педагоглар мәктәпләрдә класстан тыш һәм массакүләм чараларны оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Укытучы Валентина Вихлянская "Спорт һәм уен белән дус булу" темасына ачык дәрес, ә балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенең тренеры Наталья Бердникова - нәфис гимнастика секциясе дәресен үткәрделәр. Семинар барышында...
-
Яңа техника алалар
Махсус федераль программа кысаларында үткәрелгән конкурс нәтиҗәсендә берничә крестьян (фермер) хуҗалыгы льготалы бәяләр буенча авыл хуҗалыгы техникасын сатып алу хокукына ия булды. Отрададан Александр Спиридонов хуҗалыгы дәүләт ярдәме белән яңа пресс-җыйгыч һәм дискатор, Танкеевкадан Равил Бакиров - пресс-җыйгыч, Дала Йорткүлдән Зөфәр Минһаҗев һәм Әҗмәрдән Валентин Исаков хуҗалыклары МТЗ-82 тракторлары сатып...
-
Рәхмәт Сезгә, Юлия Ивановна!
"Ветеран" шәһәр клубының отчёт-сайлау утырышында бу коллективның яңа җитәкчесе сайланды. Бу урынга Валентина Вьюговская билгеләнде. 27 ел буе клуб эшенә җитәкчелек иткән Юлия Мулинова - халык арасында зур популярлык казанган бу оешманы оештыручыларның берсе. Үзе җырларга яраткан Юлия Ивановна бик күп кешеләрне үз тирәсенә туплаган, хәзер исә бер генә кичәне...
-
Ачык тыңлаулар булды
Узган чәршәмбедә район Советының утырышлар залында 2012 елга һәм пландагы 2013 белән 2014елларга район бюджеты проекты буенча ачык тыңлаулар булды. Анда учреждение һәм оешмаларның баш бухгалтерлары, район башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре катнашты. Алар алдында районның финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина, контроль-хисап палатасы рәисе Николай Соколов чыгыш ясады. Бюджет проекты буенча...
-
Тавыш бирү тәртибе турында
Федераль Җыенның алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларга бик аз вакыт калып бара. Бу көнне без барыбыз да сайлау участокларына килеп, сәяси партияләрнең берсе өчен тавыш бирәбез. Сайлаучы нәрсәләр турында белергә тиеш?
-
Барысына да ничек өлгерде икән...
Краюшкиннар йорты Приволжски поселогы читендә урнашкан. Кайчандыр бу йорт балалар тавышыннан гөрләп торган. Хәер, әле дә кайбер көннәрдә аларда зур җанлылык сизелә. Димәк, әти-әнисенең хәлен белергә дип кайсыдыр баласы кайткан…