11 ноябрь 2011 яңалыклары
-
Кешеләргә уңайлы булсын өчен
1841 елның 12 ноябрендә Николай I үзенең Указы белән Мәскәү һәм Петербург шәһәрләрендә саклык кассалары ачтыра. Нәкъ менә шул Россия Саклык банкының оешуына нигез сала.
-
Балага ярдәм иттеләр
Спас район суды белән 1нче суд участогы коллективлары бер көнлек хезмәт хакларын үзләренең хезмәттәше хисабына күчерделәр. Моның турыда безгә суд администраторы Владимир Табакаев хәбәр итте. Илдар Садриев Казан шәһәре Вахитов районында судья ярдәмчесе булып эшли. Аның 1998 елда туган улы Ислам каты авырый, табиблар аңа " кискен миелобластлы лейкоз" дигән...
-
Бер тапкыр аз тоелган...
"Цифра" кибетен ике тапкыр талаганнар. Беренче тапкыр урланган әйберләр генә каракларга аз тоелган, ахры. Шуңа күрә алар кибеткә икенче тапкыр кереп чыгарга булалар. Икенче тапкыр да "уңышлы" килеп чыга. Алар бер тоткарлыксыз кибеткә кереп, шактый гына бәягә товар урлап чыгалар. Урлаучыларның кем булуы әлегә билгеле түгел, бу эш буенча тикшерү...
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Спас муниципаль районы Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр: Табакаева Ирина Георгиевна, Выборнова Юлия Александровна, "Россия Саклык банкы" ААҖнең Алексеевск бүлеге №4678/047 өстәмә (универсаль) офисының әйдәп баручы белгечләре. Аларның банк системасында озак еллык намуслы хезмәте шулай югары бәяләнгән. Стрелова Галина Александровна, "Спас оптторг" ПБ бухгалтеры - кулланучылар кооперациясе тармагында озак еллык намуслы...
-
Мәчет манарасы тагын да биекләнде
Бу көннәрдә Болгар мәчете манарасына реконструкция ясау эше төгәлләнде. Хәзер аның биеклеге 35,5 метр тәшкил итә (элек 17 метр иде). Эшләр тулысынча Казан эшмәкәре Нәзгат Мәгърифатуллин хисабына алып барылды. Реконструкция барышында заманча төзелеш материаллары кулланылды.
-
Газетага язылу дәвам итә
Бүгенге газета укучыларның өчтән бере генә газетага 2012 елның беренче яртысына язылган. Ә язылу кампаниясе тәмамланырга вакыт аз калып бара. Вакытында языла алмауның сәбәпләре дә чыгып кына тора. Күпләр бүгенге эшне иртәгә калдырып торырга күнеккән. Калган эшкә кар ява, дигән әйтемне тагын бер тапкыр искә төшерәсе килә. Райондагы яңалыклар, хуҗалыклардагы...
-
Җырны юлдаш итеп
Узган шимбәдә Куралово авылы Мәдәният йортында алма төшәрлек тә урын юк иде, дисәң һич ялгыш булмас. Авылга мондый кунакларның күптән кайтканы булмаган: бу көнне җирле "Монополия" вокаль-инструменталь ансамбле үзенең 35 еллык юбилеен билгеләп үтте.
-
Кышка – тулы хәзерлек белән
Шактый күп яуган беренче кар "Сувар Б" оешмасы юлчылары өчен көтелмәгән хәл булмады. Иртәнге дүрттә кар чистартучы техника юлларга чыгып, эш көне башланыр алдыннан урамнарның күбесен чистартып өлгерде.