2 ноябрь 2011 яңалыклары
-
Машиналар ремонтлаучы
Үз вакытында ул автотранспорт предприятиесендә шофер булып эшләгән иде. Ә хәзер шәхси эшмәкәр булып киткән Ваннур Минхәйдәров машиналар ремонтлау белән шөгыльләнә. Шушы еллар эчендә аның эшенә ризасызлык белдергән бер генә кеше дә булмады.
-
Авыл хуҗалыгы җирләрен бүлеп бирү тәртибендәге үзгәрешләр
Җир өлешен бүлеп бирү (выдел в счёт доли) - авыл хуҗалыгы җир участокларының кадастр тармагында иң авыр эшләрнең берсе. Гамәлдәге актларга закон чыгаручылар нинди үзгәрешләр керткән һәм милек өлеше хуҗаларына ниләр көтәргә? Газета укучыларны Законның яңа таләпләре белән Татарстан Республикасы "Кадастр палатасы" ФБУ директоры урынбасары Алинә Камәретдинова таныштыра.
-
Сак булыгыз
Республикада террордан саклануны тикшерү буенча 7 ноябрьдән 17сенә кадәр өйрәнүләр оештырыла.
-
Җиңү белән, Данила!
Тренер Владимир Борюшкинның спортчысы Данила Вихлянский Киров шәһәрендә үткәрелгән "Россия дзюдо йолдызчыклары" VIнче халыкара турнирда җиңүче булды.
-
Халыкка уңайлы булсын өчен
Халык белән эшләүнең яңа алымнарын кертү белгеч янына керү чиратын шактый киметергә ярдәм итә. Моны исәпкә алып, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Спас районындагы идарәсе үз эшчәнлегендә төрле яңалыкларны актив куллана.
-
Ата-бабаларыбыз мирасы
Безнең районның чуаш иҗтимагый-мәдәни үзәге рәисе вазифасын башкаручы санаторий мәктәп-интернаты тәрбиячесе Валентина Михайловна Якличева Татарстан халыклары ассамблеясы советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
Тагын бер йортта өй туйлары булачак
Шәһәрдәге элеккеге 2нче урта мәктәп (хәзер "Родничок" балалар бакчасы) янында өч катлы тагын бер торак йорт төзелеп килә.
-
Җирәбә салу үткәрелде
Өченче көн алтынчы чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларның федераль исемлеге буенча кандидатларның региональ төркемнәре арасында сайлау алды агитация материалларын "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасы битләрендә бушлай бастырып чыгару өчен җирәбә салынды. Җирәбә салу нәтиҗәләре буенча "Гадел Россия", "Бердәм Россия" партияләренең һәм КПРФның агитация материаллары җомга көннәрендә...
-
Депутатлыкка кандидатлар теркәлде
Спас муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе 2011 елның 4 декабрендә үткәреләчәк өстәмә сайлаулар буенча муниңципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлыкка кандидатлар итеп теркәде: Чегодаев Александр Анатольевич, 3нче бер мандатлы сайлау округы буенча Антоновка авыл җирлеге Советына күрсәтелгән; Гыйсмәтова Әнисә Барый кызы, 8нче бер мандатлы сайлау округы буенча Ким авыл җирлеге Советына...
-
Газета укучылар игътибарына
Газетабызның киләсе саны график буенча, җомга көнне, 4 ноябрьдә чыга. Бәйрәм көннәренә туры килү сәбәпле, ул шимбә көнне, 5 ноябрьдә таратыла. "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасын редакциягә килеп алучылар газетаны шимбә көнне, 15 сәгатькә кадәр ала алалар.
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы үзәкләштерелгән бухгалтерия" муниципаль учреждениенең беренче категорияле белгече Надежда Васильевна Еланина Спас муниципаль районы Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Аның бухгалтер учёты тармагында озак еллык намуслы хезмәте шулай югары бәяләнде.
-
Иң яхшы класс җитәкчесе
1нче шәһәр урта мәктәбе базасында "Кеше тәрбияләү" класс җитәкчеләренең республика конкурсы район этабы үткәрелде. Анда районның җиде мәктәбеннән сигез укытучы катнашты (алты укытучы һәм ике тәрбияче), алар сайлап алу турын уңышлы үттеләр, бу турда аерым темалар буенча класстан тыш чаралардан өзекләр күрсәтелде. Финалдагы ярышта Ольга Выжлёнкова (2нче мәктәп) җиңүче дип...
-
Һәлак булучылар истәлегенә
Митингта катнашучылар сәяси репрессия елларында тоталитар режим корбаннары булучыларны искә алдылар. Традиция буенча, митинг үзәк китапханә янында булды, монда мемориаль плитәгә репрессияләнгән якташларыбызның фамилияләре язылган. Митингтагы халык алдында район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов чыгыш ясады, ул нахакка гаепләнгән кешеләрнең исемнәре онытылырга тиеш түгел, халык хәтерендә мәңге сакланырга тиеш, диде. Һәлак...
-
Киләчәк буыннарга мирас итеп
Узган дүшәмбедә Болгар музей-тыюлыгында эш визиты белән Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, "Яңарыш" республика фондының Попечительләр советы Рәисе Минтимер Шәймиев һәм ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова булып китте.