Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бу турыда онытмагыз

Тәрәзә сыйфатсыз булса нәрсә эшләргә?

"Моннан бер ел элек без өйдә заманча биш пластик тәрәзә куйдырдык. Тәрәзә төпләре, кырыйлары һәм отливлары белән бергә шәһәр эшмәкәрләренең берсенә заказ бирдек. Эшчеләр килеп үлчәделәр һәм аннары иске тәрәзәләрне алып, яңаларын куйдылар. Тик беренче көннәрдән үк бу кыйммәткә төшкән тәрәзәләрнең сыйфаты безнең таләпләргә туры килмәвен күрдек. Рамнар арасында ярыклар...

"Моннан бер ел элек без өйдә заманча биш пластик тәрәзә куйдырдык. Тәрәзә төпләре, кырыйлары һәм отливлары белән бергә шәһәр эшмәкәрләренең берсенә заказ бирдек. Эшчеләр килеп үлчәделәр һәм аннары иске тәрәзәләрне алып, яңаларын куйдылар. Тик беренче көннәрдән үк бу кыйммәткә төшкән тәрәзәләрнең сыйфаты безнең таләпләргә туры килмәвен күрдек. Рамнар арасында ярыклар барлыкка килде, алардан җил өрә, җылыткач, тәрәзәләр "елый" башлый, ә суыткач калын боз белән каплана. Тәрәзә төпләре һаман юеш булгач, алар күгәрә башлады.
Кимчелекләр турында хәбәр иткәч, эшмәкәр эшчеләрен җибәрде. Ләкин аларның эшеннән соң да берни үзгәрмәде, барысы да элеккечә калды.
Эшмәкәр белән бүтән элемтәгә керә алмадык, ул без чылтыраткач телефонын алмый. Аны нинди дә булса җавапка тартып буламы һәм моның өчен кая мөрәҗәгать итәргә? Елена ВЛАДИМИРОВА".
Газета укучыбыз соравына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгеч-эксперты Рузалия КАДЫЙРОВА җавап бирә.
- Агач тәрәзәләр урынына куйдыра торган заманча пластик тәрәзәләрнең өстенлекләре шактый. Алар тулысынча герметиклы, өстәмә җылытырга кирәкми, тавыш үткәрмиләр, буярга кирәкми, юарга да җиңел. Тик тәрәзәләр барлык таләпләргә җавап бирсен өчен берничә нечкәлекне исәпкә алырга кирәк.
Тәрәзә куйдырырга теләсәгез, беренче чиратта бу турыда үзегез сайлап алган эшмәкәр белән килешү төзергә кирәк. Анда һәр якның хокукы һәм бурычлары язылган булырга тиеш. Тәрәзәнең бәясенә дә игътибар итегез - гадәттә ул тәрәзәләр, аның төпләре һәм башка детальләрне исәпкә алып исәпләнә. Әгәр иске тәрәзәне алып, яңаларын да эшмәкәр куя икән, моның өчен кирәкле материаллар - монтаж күбеген, "сыек кадаклар" һәм башкаларны исәпкә алып, өстәмә түләргә кирәк булачак. Килешүгә түләгәнне раслау документлары (счет-фактура, товар яки касса чеклары) өстәлергә тиеш.
Гарантия срогына да игътибар итегез - гадәттә ул ике елдан да ким булмый. Бу чорда эшмәкәр кимчелекләрне үз исәбенә бетерергә тиеш. Әгәр телдән әйтелгән үтенечләрегезгә игътибар итмәсә, аңа уведомление белән заказлы хат җибәрергә кирәк. Хатка ун көн эчендә җавап бирмәсә, судка мөрәҗәгать итә аласыз. Моның өчен чыгымнарны каплау турында судка гариза язып, товарны сатып алуыгызны раслаган документларны беркетергә кирәк. Килешү нәкъ шундый очракларда кирәк була. Әгәр мондый документ юк икән, касса чеклары да җитә.
Узган ел пластик тәрәзәләрнең сыйфатсыз булуына зарланып, безнең хезмәткә шәһәрдән биш кеше мөрәҗәгать итте. Бер очракта да эш судка барып җитмәде, чөнки эшмәкәрләр кулланучылар күрсәткән кимчелекләрне кыска вакыт эчендә бетерделәр.
Дәгъва белдергәндә сатып алучының да һәр очракта хаклы булмавын исәпкә алырга кирәк. Кайчакта яхшы сыйфатлы тәрәзләр дә дөрес кулланмаганда сыйфатын югалта. Мәсәлән, яңа агач йорт бер ел эчендә 10-15 сантиметрга утырырга мөмкин, шуңа күрә аңа пластик тәрәзәләр куярга ярамый. Бу очракта пыялалар басым астында ватылып, рамнар формасын югалтачак. Әгәр урамда кырык градус салкын булып, йорт ягылмый икән, тәрәзә пыялалары бер-берсенә ябышып ката һәм моны берничек тә төзәтеп булмый.
Әгәр өегез дымлы икән, тәрәзәләрнең тирләвенә, тәрәзә төбенә су җыелуга бер дә гаҗәпләнәсе юк. Һәм, билгеле инде, иң нык пыяла да футбол тубы килеп тигәч яки кирпеч белән суккач ватыла..
Тәрәзәләрне барлык таләпләр нигезендә сатып алсагыз һәм сакласагыз, алар сезне кимендә егерме ел сөендерер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев