Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Өлешчә катнашу килешүен яңача теркибез

    2014 елның 1 гыйнварыннан 20.12.2012 елның "РФ аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" №294-ФЗ Федераль законы үз көченә керде.

    Аның нигезендә хәзер өлешчә катнашу килешүенә (договор долевого участия) килешү әйбере, өлешчә төзелеш объектын катнашучыга тапшыру вакыты, аның бәясе, сроклары һәм түләү тәртибе, өлешчән төзелеш объектына гарантия срогыннан тыш тагын бер җитди шарт - төзүченең килешү йөкләмәләрен үтәү алымнары кертелгән.
    Төзүченең килешү йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итүнең төп юллары (20.12.2004 елгы №214-ФЗ):
    Элеккечә үк, төзүченең төзелешкә бирелгән рөхсәт нигезендә генә күпфатирлы йорт һәм (яки) башка күчемсез милек объекты төзелешенә килешүләр буенча йөкләмәләре, төзүченең милке булып саналган җир участогының (җир участогы арендасы (субарендасы) хокукы), бу җир участогында төзелгән күпфатирлы йорт һәм (яки) башка күчемсез милек объектының, төзүче үз хокукларына дәүләт теркәве үткәргәндә төзелеп бетмәгән объектның залогы белән тәэмин ителә.
    Исегезгә төшерәбез, ипотекага дәүләт теркәве өлешчә катнашу килешүенең дәүләт теркәве белән бер үк вакытта үткәрелә, моның өчен өстәмә гариза кирәкми.
    Элеккечә үк, әгәр төзүче беренче өлешчә төзелеш катнашучысы белән килешү төзегәнче, төзүченең милке булып саналган җир участогы, бу җир участогында төзелгән күпфатирлы йорт һәм (яки) башка күчемсез милек объектлары, төзүче үз хокукларына дәүләт теркәве үткәргән очракта төзелеп бетмәгән объект төзүченең башка йөкләмәләрен үтәү максатында залогка бирелгән булса, төзүче өлешчән төзелештә катнашучыларның акчаларын ике очракта җәлеп итә ала:
    - төзүче үзенең килешү буенча йөкләмәләрен поручительство белән тәэмин итсә;
    - әгәр алда әйтеп үтелгән милек банкта залогта булып, ул аның исәбенә үз ихтыяҗларын каплауга һәм Законның 13нче маддәсе 8нче өлешендә күздә тотылган очракларда өлешчә төзелеш объектларына залог хокукын бетерүгә ризалыгын бирсә.
    Бүгенге көндә төзүче килешү буенча йөкләмәләре, залогтан тыш, банк поручительлеге белән башкарыла ала. Бу очракта, әгәр төзүченең кеше яшәми торган бинаны тапшыру буенча йөкләмәләре залогтан тыш, төзүче теләге буенча банк поручительлеге белән дә тәэмин ителә алса, төзүченең торак бинаны тапшыру йөкләмәсен башкаруы мәҗбүри рәвештә өстәмә тәртиптә тәэмин ителергә тиеш.
    Шулай итеп, бүгенге көндә төзүче йөкләмәләрен үтәүнең берничә алымы бар:
    - Законның 13нче маддәсе буенча залог;
    - мәҗбүри рәвештә банкның поручительлеге яки торак бинаны тапшыру буенча йөкләмәләрнең гражданлык җаваплылыгын иминиятләштерү;
    - төзүченең теләге буенча - кеше яшәмәгән биналарны тапшыру буенча йөкләмәне үтәүгә банкның поручительлеге.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: