Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бу турыда онытмагыз

Кыен хәлдә калмагыз

1. Безнең җир участогы федераль милек булып саналган тимер юл полосасы белән янәшә урнашкан. Торак йортка һәм җир участогына документлар әзер, ә чикләрне килешү проблемасы әле дә хәл ителмәгән. Моны кем белән килешергә кирәк һәм мондый вәкаләтләр кемдә бар? Алинә Камәртдинова (Татарстан Республикасы Кадастр палатасы директоры урынбасары) моңа шундый аңлатма...

1. Безнең җир участогы федераль милек булып саналган тимер юл полосасы белән янәшә урнашкан. Торак йортка һәм җир участогына документлар әзер, ә чикләрне килешү проблемасы әле дә хәл ителмәгән. Моны кем белән килешергә кирәк һәм мондый вәкаләтләр кемдә бар?
Алинә Камәртдинова (Татарстан Республикасы Кадастр палатасы директоры урынбасары) моңа шундый аңлатма бирде: "Әгәр сезгә янәшәдәге җир участогының федераль милек булуы билгеле булса, росимуществоның территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итеп, гариза язарга, межалау планын калдырырга һәм чикләрне билгеләүне көтәргә кирәк.
Әгәр милекнең хуҗасы билгеле булмаса, исемлеге расланган рәсми газеталарның берсендә кадастр инженеры җир участогы чикләре турында килешү үткәреләчәге, бу чикләр белән ризалашмау бер ай эчендә каралачак, дигән игълан бирә. Каршы килүчеләр булмаган очракта, чикләр килешенгән дип санала.
2. Җир участогында тузган корылма булса, аны авыл җирлеге милке итеп рәсмиләштерү өчен ничек дөрес межаларга?
Алинә Камәртдинова: 30 июньнән алып, кадастр эшләрен башкарганда межалау планында җир участогында урнашкан капиталь төзелеш объектлары турында мәгълүмат күрсәтелергә тиеш. Бу максаттан кадастр инженеры межалау планында объектның инвентарь яки кадастр номерын, ул булмаган очракта - техпаспорттагы инвентарь номерны күрсәтә.
Объект тузган очракта кадастр инженерын чакырып, ул капиталь төзелеш объектын сүтү турында акт төзи һәм бу акт белән объектны кадастрдан төшерү өчен кадастр палатасына мөрәҗәгать итәләр. Межалау планы капиталь төзелеш объектын күрсәмичә, бары тик җир участогына гына төзелә.
Әгәр җирдә йорт торса, кадастрда аның турында мәгълүматлар булмаса, кадастр инженеры аның инвентарь номерын гына күрсәтә ала (моны БТИ органнарында ачыкларга була).
3. Туганым чит дәүләт гражданины, хәзер Татарстанда урнашкан җир участогына милек хокукын теркәргә җыена. Шәхесне раслаучы документ буларак, ул үзенең чит ил гражданы паспортын күрсәтә аламы?
Эльза Гайнетдинова (Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы бүлеге җитәкчесе): Учет органына чит ил кешесе мөрәҗәгать иткән очракта, Федераль кадастр палатасы аңлатмалары буенча, ул документның нотариус тарафыннан расланган тәрҗе-мәсен күрсәтергә тиеш.
4. Мин җир участогына кадастр паспортын соратып алсам, бу документ буенча нинди мәгълүматларны ачыклыйм?
Фәридә Ризатдинова (Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы бүлеге җитәкчесе): Кадастр паспортында җир участогының кадастр номеры һәм исеме, аның урнашкан урыны яки адресы, җир участогыннан файдалану шартлары һәм җир категориясе, аның мәйданы һәм кадастр бәясе күрсәтелә. Җир участогына милек хокуклары теркәлгән очракта, кадастр паспортында хокукның төре һәм милек хуҗасы турында мәгълүматлар булачак. Кадастр паспортының "Особые отметки" графасыннан участокның межланганмы-юкмы икәнен белергә була. Әгәр җир участогында бер тапкыр да межалау үткәрелмәгән булса, документта "Җир законнары нигезендә җир участогы чикләре билгеләнмәгән" дигән билге торачак. Әгәр кадастрда җир участогы чикләре турында мәгълүмат булса, кадастр паспортында җир участогының сызымы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев