Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бу турыда онытмагыз

“Күп фатирлы йортлар урнашкан җир дә уртак”

Күпфатирлы йортлар төзелгән җиргә милек хокукын теркәү мәсьәләсе торак хуҗаларын борчып тора. Кайберәүләр, территориягә башкалар дәгъва итмәсен өчен, күршеләрен җир хокукларын теркәтергә өнди, икенчеләре, өстәмә салым түләргә теләмичә, моңа каршы килә. Күпфатирлы йорт төзелгән җиргә өлешчә милек хокукын теркәтергә теләүчеләр өчен Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе белгечләре үз киңәшләрен бирәләр.

Күпфатирлы йорт урнашкан җир участогы, РФ Җир кодексының 36нчы маддәсе нигезендә, күпфатирлы йорттагы торак хуҗаларының гомуми милек хокукындагы уртак милкенә керә.
Бу милеккә дәүләт теркәве үткәрелгән булу-булмавына карамыйча, йорттагы фатир хуҗаларының бу җир участогына өлешчә милек хокукы җир участогын формалаштырып, аны кадастр учетына куйганнан соң ук барлыкка килә.
Теркәү турындагы закон нигезендә, хокукларга дәүләт теркәве хокук хуҗасы яки аның ышанычлы кешесе гаризасы буенча үткәрелә.
Шулай итеп, әгәр Сез закон нигезендә барлыкка килгән өлешчә милек хокукын ЕГРПда теркәтергә теләсәгез, тиешле тәртиптә Татарстан буенча Росреестр Идарәсенә мөрәҗәгать итеп, документлар тапшырырга кирәк. Аларның исемлеген to16.rosreestr.ru рәсми сайтының "Регистрация прав" бүлегендә табарга була. Аннары "Государственная регистрация прав на недвижимое имущество и сделок с ним" - "Информация для граждан" - "Общее имущество в многоквартирном доме" бүлекләренә керергә кирәк. Барлык документларны беренче мөрәҗәгать иткән кеше генә җыярга тиеш, калганнарына гариза биреп, 100 сум дәүләт пошлинасын түләү.
ЕГРПны алып бару кагыйдәләренең 74нче пункты нигезендә, күпфатирлы йортта уртак милек булып саналган җир участогына дәүләт теркәве турында таныклык бирелми. Әгәр гариза бирүче уртак милек булып саналган җир участогына өлешчән милек хокукы турында таныклык алырга теләсә, бу җир участогына өлешчән милек хокукыларын теркәгәннән соң, күпфатирлы торак йорттагы фатирга тагын бер теркәү турында таныклык алу өчен яисә Теркәү турында законның 7 һәм 8 маддәләрендә билгеләнгән тәртиптә мәгълүмат алу өчен мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев