Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Исәп-хисапны кайчан ясарга?

    Татарстан Республикасы Росреестр идарәсе халык өчен актуаль сорауларга җавап бирүне дәвам итә.

    Халыкның күпчелеге Росреестр белгече документларны теркәүгә кабул итсә, бар да тәртиптә һәм милек хокукларын теркәү өчен бары тик вакыт кына кирәк, бернинди проблемалар да килеп чыкмас, дип уйлыйлар һәм сатып алган фатир өчен акчаны түләргә ашыгалар. Бу чынлап та шулаймы соң? Документларны теркәүгә кабул иткәннән соң нинди проблемалар булырга мөмкин? Ике якка исәп-хисапны кайчан ясарга? Күчемсез милек теркәгәндә килеп чыгарга мөмкин булган катлаулы хәлләр турында Татарстан Республикасы Росреестр идарәсе территориаль бүлек җитәкчесе ........ сөйли.
    Документларны теркәүгә кабул итүләре сезнең милек хуҗасы булдыгыз, 18 көннән сезгә теркәү турында таныклык тапшыралар дигәнне аңлатмый.
    Күчемсез милек һәм аның белән килешүләргә дәүләт теркәвен үткәрү - бик катлаулы процесс. Сездән документларны кабул иткән 15 минут эчендә хокук экспертизасын үткәрү һәм килешүнең дөреслеген ачыклау мөмкин түгел. Шуңа күрә сездән документлар кабул итү бары тик документларыгыз тапшырылган икәнне генә аңлата. Аннары бу документларга экспертиза ясаганда, сатучы яки сатып алучыдан, электрон ведомствоара элемтәләре кысаларында дәүләт органнарыннан өстәмә документлар соратып алырга мөмкин. Шул сәбәпле теркәү вакытлыча туктатылып торырга яки теркәү турында гариза кире кайтарылырга мөмкин.
    Тапшырылган документларның яки анда күрсәтелгән мәгълүматларның дөреслегендә шик туганда, шулай ук дәүләт теркәвен башкаручы органга ведомствоара элемтәләре буенча тиешле документлар яки мәгълүматлар җибәрелмәгәндә теркәү туктатыла. Дәүләт теркәүчесе карары буенча теркәү иң күбе бер айга туктатыла ала. Әгәр бу срок эчендә дәүләт теркәвен үткәрергә комачаулаган сәбәпләр бетерелмәсә, дәүләт теркәүчесе гариза бирүчегә теркәүне кире кагарга мәҗбүр була.
    Кайбер очракларда ике яклап килешү төзеп, теркәү өчен документларны тапшыралар, сатучы акчаны алып, даими яшәү урыны буенча башка шәһәргә яки башка илгә күчеп китә. Теркәү туктатыла, сатучыдан өстәмә документлар соратыла, ә сатучы аларны тапшыра алмый (яки тапшырырга теләми). Бу очракта теркәү башкарылмый. Сатып алучы акчасыз һәм фатирсыз калып тора.
    Шулай итеп, бу мисалдан соң исәп-хисапны кайчан ясарга дигән сорауга җавап үзеннән-үзе туа. Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе гражданнарга исәп-хисапны дәүләт теркәвен үтеп, милек хокукы турында таныклыкны алганнан соң гына ясарга киңәш бирә.
    Кагыйдә буларак, фатир бәясен документларны теркәүгә тапшырганда түләүне нәкъ милек хуҗасы таләп итә, чөнки милек сатып алучыга күчеп, исәп-хисап ясалмыйча калыр дип шикләнә. Тик сатучы һәм сатып алучының хокукларын яклый торган хокук механизмнары бар. Аларның берсе - закон көчендәге ипотека. Бу очракта сатып алучы документларны теркәүгә тапшырганда фатир бәясен тулысынча түгел, ә бер өлешен генә түли. Акчаның калган өлешен ул теркәү турында таныклыкны алгач бирә. Сатучының мәнфәгатьләре ничек яклана соң? Мондый очракта сатып алучы фатирның бәясен тулысынча түләгәнче, фатир сатучыда залогта дип санала. Шулай ук банк ячейкасы аша түләү дә исәп-хисап ясауның иң ышанычлы варианты булып санала. Бу очракта исәп-хисап түбәндәгечә ясала: килешүгә кул куйганда сатып алучы банктан арендага алган ячейкага, акчаны сатучы милек хокуклары күчкәннән соң алырга тиеш, дигән шарт белән акча сала. Сатып алучының милек хокуклары теркәлгәннән соң сатучыга ячейкадагы акчаны алырга рөхсәт бирелә. Шулай итеп, теркәүне тизрәк үткәрү һәм исәп-хисап ясауда ике як та кызыксынган була һәм бер якның да мәнфәгатьләре зыян күрми.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: