Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Игенченең тырышлыгы кырларыннан күренә...

    Каюм Нургалиев крестьян (фермер) хуҗалыгында үз эшен яхшы белгән механизаторлар һәм машина йөртүчеләр эшли һәм күбесе озак еллар буе авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куеп, югары күрсәткечләргә ирешәләр. Алар тырышлыгы белән хуҗалык проблемалары хәл ителә, алдагы көнгә ышаныч туа.

    Олег Пахомов
    Механизатор Сергей Сергеевның эш тәҗрибәсе аз түгел, утыз елдан артык игенчелек эшендә. Иртә яздан алып, караңгы көзгә кадәр басуда төрле агротехник чаралар башкара. Тәҗрибәле механизатор техниканы әйбәт белә, кызу эшләр чорына аны алдан ук хәзерләп куя, даими рәвештә карап-төзәтеп тора. Эшкә җаваплы каравы белән ул күпләргә үрнәк булырлык. Аның карамагында хәзер К-700 һәм МТЗ-82 тракторлары, шулай ук КСК-100 ашлык җыю комбайны бар.
    Аларны кыр эшләренә тиешенчә хәзерләп кую, кыска вакыт эчендә барлык агротехника чараларын җиренә җиткереп башкарып чыгу өчен күп тырышлык куярга кирәк. Һава шартларының төрлечә булуына, башка авырлыкларга карамастан, Сергей Андронович һәм башка игенчеләр үз бурычларын җиренә җиткереп үтиләр.
    Быел ул К-700 тракторында туфрак хәзерләүдә эшләде. Печән чабу вакытында МТЗ-82 тракторында терлек азыгы хәзерләүдә актив катнашты, КСК-100 комбайнында хуҗалыктагы сенаж запасларын тулыландыруда зур көч куйган. Сергей Андронович хуҗалык эшләрен башкаруга зур өлеш кертә, монда күп нәрсә аның тырышлыгына бәйле.
    - Ул үзе күп сөйләргә яратмый, җаваплылыгын яхшы аңлап эшли, - ди хуҗалык җитәкчесе, - мондый механизаторлар күбрәк булса, авыл хуҗалыгында проблемалар да бермә-бер кимер иде...
    Андрей Гусев та үзенә ышанып тапшырылган эшкә җаваплы карый. Т-150 тракторы белән ул хуҗалыкның төрле участокларында хезмәт куя. Геннадий Баландин эшләгән МТЗ-1221 тракторының да тик торганы юк. Кыр эшләре барышында механизаторларга шактый авырга туры килсә дә, алар үз бурычларына җиренә җиткереп үтиләр.
    Тәҗрибәле механизаторлар арасыннан инде чирек гасыр буе машина йөрткән Олег Гущин, ЗАВ-20 машинисты Павел Битуновны күрсәтергә була. Машинистның тырышлыгы аркасында ындыр табагындагы техника өзлексез эшләп торды. ЛТЗ тракторында чәчүдә катнашкан механизатор Александр Битунов та эштә сынатмый.
    Хуҗалыктагы эшләрне уңышлы башкарып чыгуга аларның һәрберсе үзеннән зур өлеш кертә. Көзге бодай гектарыннан 28 центнер чыккан, арпа 21 центнер уңыш биргән. Арыш һәм сабан бодаеның уңышы азрак булса да, ашлык склады сыйфатлы, яхшы итеп эшкәртелгән чәчүлек орлыгы белән тулган. Терлек азыгы да кышка җитәрлек хәзерләп куелган: 200 тонна печән, 750 тонна сенаж хәзерләнгән. Боларның барысы да киләчәккә ышаныч белән карарга мөмкинлек бирә.
    Без никадәр генә табигать торышыннан зарлансак та, уңыш язмышын күбесенчә кешеләр хәл итә. Беренче чиратта агротехника таләпләре тайпылышсыз үтәлергә тиеш. Авыл хуҗалыгы белгечләре һәм механизаторлар арасында моны белмәгән кеше юктыр. Ләкин барлык хуҗалыкларда да бу таләпләр вакытында һәм җиренә җиткереп үтәләме? Бу турыда төрле дәрәҗәге киңәшмәләрдә һәрвакыт басым ясала.
    Бу хуҗалыкта әлеге мәсьәлә игътибар үзәгендә тора һәм аны җиренә җиткереп үтәргә тырышалар. Бәлки шуңа күрәдер игенчеләр өчен иң авыр килгән елларда да монда сынатмыйлар һәм киләчәктә дә үз бурычларын намус белән башкарырлар, дип ышанып әйтергә була.
    Рәсемнәрдә: Сергей Сергеев; Олег Гущин.
    Автор фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: