Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Апк: эшләр, проблемалар

Киләчәккә ышаныч белән

Дала Йорткүлендәге Рузалия Минһаҗева хуҗалыгының көзге арыш басуына зур яшел келәм япканнар, диярсең. Иртәләрен уҗымнар өстеннән куе томан күтәрелгәндә, күңелдә киләсе уңышның да мул булачагына бер шик калмый.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Туфракка иңдерелгән бөртекләр тигез шытымнар бирсен өчен хуҗалык механизаторларына байтак көч куярга туры килгән. Эшләрнең тулы бер комплексы, туфрак әзерләүдән башлап көзге чәчүгә кадәр, югары сыйфат белән һәм технология таләпләренә туры килерлек итеп башкарылган.
- Безнең туфракта көзге арыш уңышны күбрәк бирә, - ди хуҗалык идарәчесе Зөфәр Минһаҗев. - Соңгы елларда җәй кызу килгәнлектән, моңа тагын бер кат инандык. Шуңа күрә киләчәктә әлеге культура мәйданнарын арттыруны планлаштырабыз…
Хуҗалыкта көзге чәчүнең ике атна эчендә тәмамлануында Мәгъсум Зариповның куйган хезмәте зур. Хуҗалыкта тәҗрибәле һәм ышанычлы механизаторларның берсе буларак танылган ул. Җаваплы эшләрне гел аңа тапшыралар. Мәгъсум Абдулла улы башта МТЗ-80 тракторына тагылган БДТ агрегаты белән туфрак әзерләгән, аннары 300 гектар арыш чәчкән.
Зиннур Фәесханов идарә иткән куәтле К-700 тракторын производствоның төрле тармакларында күрергә була. Быел, мәсәлән, берүзе 500 гектар җир сөргән. Терлек азыгы әзерләүдә дә ел саен актив катнаша. МТЗ-80 тракторына күчеп утырып, ул 500 тоннага якын салам һәм 750 тонна печән пресслаган. Әле авыл халкына ярдәм итәргә дә вакыт тапкан.
Җәйге чорда Гөлсәет Вәлиуллинның да мәшәкатьләре кимеп тормый. Механизаторга теләсә кайсы эшне ышанып тапшырырга була. Ул, мәсәлән, КСК-100 комбайны белән 400 гектарда печән чаптырган һәм җыеп алган. Хуҗалыкта малларны кышлату чорына 700 тонна сенаж әзерләнүдә беренче чиратта аның тырышлыгы зур.
Коллективның төп терәген уртак эш өчен җан атып йөрүче фидакарьләр тәшкил иткәндә, киләсе ел уңышының да өметне аклаячагына шик булмаска тиеш.
Рәсемдә: Зиннур Фәесханов һәм Зөфәр Минһаҗев (сулдан уңга) көзге басуда.
Руслан Хәмидуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев