Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Апк: эшләр, проблемалар

Тракторда да, комбайнда да эшли...

Валерий Сесин кырык елдан артык чылбырлы тракторда эшли һәм 1984 елдан алып, комбайнчы буларак, бер уракны да калдырмаган. Күптән түгел Валерий Яковлевичка алтмыш яшь тулды.

Олег Пахомов.
"НЖ".
Аның хезмәт юлы икмәк кабул итү предприятиесендә башланып китә. Спас СПТУсын тәмамлаган егет монда транспортёрчы булып урнаша. Тиздән аңа МТЗ-5 бульдозерын ышанып тапшыралар. Аның киләчәк хезмәт юлы шуннан башлана.
Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, ул күпмедер вакыт райсельхозтехникада ГАЗ-51 машинасында эшли, ләкин тиздән яңадан икмәк кабул итү предприятиесенә бульдозер-төягечкә эшләргә күчә. Механизатор һөнәре элек-электән мактаулы эшләрнең берсе булып торды, хезмәт юлын шушы эшкә багышлавына Валерий бер дә үкенми.
Шулай да гаилә корып, яшәргә урын кирәк булгач, аңа ПМК-129 оешмасына эшкә керергә туры килә. Бу оешма күпфатирлы йортлар төзегәнлектән, анда эшләүчеләргә фатирны тиз биргәннәр. Бульдозерчылар монда да бик кирәк була. Валерийга шунда ук тулай торактан бүлмә бирәләр, ә бер елдан ул үз фатирына ия була.
Ул ПМК-129 оешмасында 27 ел эшләгәннән соң, МСОга күчә. Бу дәвердә район Мәдәният йорты, "Болгар" кафесы, "Солнышко" балалар бакчасы һәм башка объектларны төзү эшендә катнаша. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы эшләренә дә йөри. Башта үзләре шефлык иткән Полянка совхозында тракторы белән җир тырмалый, салам җыя, чокырларны тигезли, ә урып-җыю башлангач, "Нива" комбайнында ашлык суктыра. Аннары аларның оешмасына Порфировка авылы янында җир бирәләр. Валерийга үзенең тракторы белән туфракны язгы чәчүгә хәзерләргә, чәчәргә дә туры килә. Ә хезмәттәше Т-150 тракторында җир эшкәртә.
Ашлыкны вакытында урып-җыю эше дә Валерийга йөкләнә. Тәҗрибәле механизатор бер эштә дә сынатмаска, ышанычны акларга тырыша.
Унбер ел элек икмәк кабул итү предприятиесендә комбайнчылар отряды оештырыла һәм аның составына Валерий да керә. Бу вакытта ул инде райтопсбытта эшләп ала. Отряд урып-җыю вакытында районда гына түгел, читкә чыгып та эшли. Мәсәлән, комбайнчылар Яңа Чишмә һәм башка район игенчеләренә ярдәмгә киләләр. Үзенең карамагында булган "Дон" комбайны белән Валерий Яковлевич һәрвакыт алдынгылар рәтендә тора, берничә тапкыр район алдынгылары слётында катнаша, Мактау тактасына кертелә.
Ул оста бульдозерчы да, оешмада моны яхшы беләләр. Предприятиегә килгәч үк Валерий Яковлевич үз куллары белән ДТ-75 тракторын җыя һәм техника аңа әле дә тугры хезмәт итә. Кышын механизатор Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыгы, ярдәмче хуҗалык һәм икмәк кабул итү предприятиесе җирләрен кардан чистарта, язын җир тырмалый, басуларны катоклый.
Аның тәҗрибәсе һәм һөнәри осталыгы һәрвакыт эштә ярдәм итә. Үзенә тапшырылган машинаны ул биш бармагыдай яхшы белә, теләсә кайсы өлешен сүтеп җыя ала. Двигательгә капиталь ремонт ясау, мостларын ремонтлау кебек аеруча катлаулы эшләргә дә белгечләрне җәлеп итмичә, үзе генә башкарып чыга. Күптән түгел аның өчен яңа ДТ-75 бульдозеры сатып алдылар һәм шуңа күрә әлегә лаеклы ялга чыгарга ашыкмый.
Шул ук предприятиедә Валерий Яковлевичның ике энесе эшли. Юрий - СОБ коллективына җитәкчелек итә, ә Геннадий электрик булып эшли. Барлык Сесиннар да үз эшләрен җиренә җиткереп, намус белән башкаралар, нинди генә эш тапшырсаң да, тиешенчә башкарып чыгалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: АПК