Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Апк: эшләр, проблемалар

Техника төзек булса, эшләр җайлы бара

"Болгар Арыш" җәмгыятенең куәтле тракторлар комплексы механизаторлары кыр эшләре барышында 15-16 мең гектарга кадәр туфрак эшкәртәләр, моны 2-3 тапкыр башкарырга туры килә. Бу эшләрне югары җитештерүчән заманча техникадан башка башкарып булмас иде. Ләкин механизаторларның тырышлыгы, һөнәри осталыгы турында аерым әйтергә кирәк.

Гусихада яшәүче Александр Башкировка "Нью Холланд" тракторын 2007 елда ук ышанып тапшырганнар. Чит ил техникасын бик тиз өйрәнеп, ел саен югары күрсәткечләргә ирешә, агрофирманың алдынгы эшчеләреннән берсе булып санала. Шулай ук күп тапкырлар район алдынгылар слетында катнаша, хуҗалык җитәкчеләре тарафыннан бүләкләнгән. Быел да механизатор алдынгылар рәтендә йөри.
Хезмәттәше - Иж-Борискинодан Юрий Марготнов белән бергә алар кыр эшләренә хәзерлекне кышын ук башлап җибәрәләр: "Нью Холланд"ны ремонтлап, техник карау үткәрәләр, "Санфлауэр" дискаторының тузган частьләрен алыштырып, көйләп куялар. Үзләренә ышанып тапшырылган техникага сакчыл карау аркасында техника әлегә кадәр төзек эшли һәм кыр эшләре вакытында бик күп чараларны башкаруга карамастан, капиталь ремонт та кирәк түгел.
Машиналарга да, кешеләргә дә җиңел түгел. Механизаторлар ялсыз, көненә 12шәр сәгать эшлиләр. Техника ватыла калса, аны механизаторлар кырда үзләре үк ремонтлый. Кызу эш вакытында өзеклекләр чыкса, берәүгә дә файдалы түгел, шуңа күрә техниканы һәрвакыт төзек тотарга тырышлар. Яз көне туфракны язгы чәчүгә хәзерлиләр, җәен пар җирләрен дисклыйлар, көз көне исә агрофирманың чәчүлек җирләрен эшкәртәләр. Агрофирма җирләре район басуларының зур өлешен алып торганлыктан, отряд механизаторларына зур хезмәт куярга туры килә.
- Куәтле машиналар комплексына берничә "Нью Холланд" һәм "Джон Дир", шулай ук К-700 һәм Т-150 тракторлары керә, - ди отряд җитәкчесе Алексей Андронов. - Башка еллардагы кебек үк, быелгы сезон да аларны зур мәйданнарда куллануның нәтиҗәле булуын күрсәтте. 15-16 мең гектар җирдә туфрак хәзерләү һәм чәчү эшләрен югары җитештерүчән техника һәм тәҗрибәле механизаторлар булганда гына башкарып чыгып була. Бездә боларның барысы да бар, шуңа күрә иң катлаулы хәлләрдән дә чыгу юлын табабыз.
Әлеге механизаторлардан тыш, монда Раил Хәйруллин, Рафик Хәбибуллин, Ринат Гәрәев һәм башкаларның да тырыш хезмәтләре турында әйтеп үтәргә кирәк. Агрофирмада инде техниканы кышкы саклауга кую хәстәренә керешкәннәр. Тиздән куәтле тракторлар комплексы механизаторлары да бу эшкә тотынырга тиеш.
Рәсемдә: Алексей Андронов һәм Александр Башкиров (сулдан уңга).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев