Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Апк: эшләр, проблемалар

Алар алдынгылар рәтендә

Җир биләмәләре бөтен район буенча урнашкан "Болгар Арыш" җәмгыяте игенчеләре чәчү һәм уңышны вакытында җыеп алу өчен зур тырышлык куялар.

Антоновкадан Рамил Гыйләҗев, яшь булуына карамастан, җитәрлек эш тәҗрибәсе туплаган һәм хуҗалыкның әйдәп баручы механизаторларыннан берсе булып санала. Даими тикшереп һәм төзәтеп торганлыктан, аның МТЗ-1221 тракторы һәрвакыт эштә була һәм механизаторга тик торырга туры килми. Язын ул махсус отряд составында - туфрак хәзерләү һәм чәчү эшендә, җәен - терлек азыгы хәзерләү һәм пар участокларын эшкәртүдә, көзен туңга сөрүдә катнаша. Кышын да мәшәкатьләре җитәрлек. Рамил үзенә ышанып тапшырган бурычка җаваплы карап, һәр эшне үз вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыга.
Татар Такталыдан Наил Әхмәтҗанов та күптән эшли. Берничә ел элек үз куллары белән "Урал" машинасын җыеп, хәзер аның белән төрле йөкләр ташый. Ел әйләнәсендә Кимнан Көеккә терлекләр өчен азык ташу белән мәшгуль, ә җәен терлек азыгы хәзерләү эшендә катнаша. Бар эшне дә үз вакытында башкарып чыгарга күнеккән.
Кыр эшләре вакытында механизатор һәм машина йөртүчеләрнең мәшәкатьләре аеруча күп була, алар ял көннәрсез, иртә таңнан алып караңгы төнгә кадәр эшлиләр. Авыл игенчеләре үз бурычларын җиренә җиткереп башкарырга күнеккән.
Рәсемнәрдә: Р. Гыйләҗев; Н. Әхмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: АПК