Хезмәт белән хөрмәт казанган
Район хастаханәсенең хирургия бүлеге шәфкать туташы Ирина Шеронова - үз эшен яратып, күңел биреп башкаручы медицина хезмәткәрләренең берсе. Хастаханәдә хезмәт куюына инде утыз алты ел тулган.
Марина ЗАЙЦЕВА
Ирина Генриховна татарның танылган язучысы Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романын беренче тапкыр кулына алуын әле дә хәтерли. Шуны игътибар белән укып чыкканнан соң аның күңелендә хастаханәдә эшлисе килү теләге туган. Чыннан да шәфкать туташы иң кешелекле һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Шуңа күрә, мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлау белән документларын Алабуга медицина училищесына илтеп тапшыра.
Училищеда укыганда Ирина шушы һөнәрне сайлап ялгышмавына тагын бер кат инана. Уку барышында студент кызның медицина хезмәткәре өчен мөһим сыйфатларга ия булуы да ачыклана. Мәсәлән, аерым очракларда группадашларының кайберләре кан күрсә дә хуштан язарлык хәлгә килә. Ә ул исә беркайчан югалып калмый, башкаларны да шуңа өйрәтә. Шәфкать туташы һөнәрен үзләштергәндә күп нәрсәләр белән кызыксына, иң мөһиме - кешеләр белән уртак телне тиз таба.
Училищены тәмамлап кулына белгеч дипломы алу белән Ирина Генриховна хирургия бүлегенә кайтып эшкә урнаша. Шулай дит әйтү генә җиңел, биредә хезмәткәрләрдән физик һәм психологик көч күп таләп ителә. Әмма шәфкать туташы башка эшкә күчү турында уена да китерми. Ул әле дә төрле елларда Юрий Николаевич Сотников, Геннадий Алексеевич Шеронов, Рөстәм Җәлил улы Кәбиров, Ражавали Әссәметдин улы Кожоев кебек белгечләр белән эшләргә туры килүе хакында горурланып сөйли. Алай гына да түгел, әлеге табибларның катлаулы операция ясап, күп кешене үлем тырнагыннан йолып калуларын үз күзләре белән күргән. Мәсәлән, бервакыт производствода бәхетсезлек очрагы чыгып, эшче транспортерга кысыла. Табиблар, күкрәк читлеге чәрдәкләнеп, йөрәге күренер дәрәҗәгә җиткән әлеге ир-атны коткару өчен мөмкин булмаганны да эшлиләр. Сабыйларны ана корсагыннан ярып алган очракларны да күп хәтерли ул.
Шунысын да әйтергә кирәк, хирургия бүлегендә елына планлы рәвештә биш йөзгә кадәр операция ясыйлар. Соңгы елларда яшьләр арасында төрле авырулардан интегүчеләрнең артуы да шактый сагайта. Сүз дә юк, моның сәбәпләрен бүгенге экологик хәлнең торышы, төрле стрессларның күбәюе, күп чирләрнең нәселдән килүе белән дә аңлатырга була. Шул ук вакытта кешеләрнең үз сәламәтлегенә салкын каравы, начар гадәтләргә бирелүе турында да әйтми булмый. Хастаханәдә кайбер операцияләрне ашыгыч рәвештә, хәтта төн урталарында да ясарга туры килә. Табиблар һәм шәфкать туташларының төнне аяк өстендә үткәргән чаклары да аз түгел.
Хирургия бүлеге шәфкать туташлары күп очракта бер-берсен алыштырып эшли. Ирина Генриховна, мәсәлән, аяк-кул яки башка урынны сындырып хастаханәгә керүчеләрне гипслый, яраларны бәйли. Кыскасы, ул барысын да булдыра. 1994 елда югары квалификацияле категориягә ия булуы да аның үз эшенең остасы булуы турында ачык искәртә. Моннан тыш, ул әле биш ел саен Казандагы 2нче медицина училищесы базасында квалификация күтәрү курсларына да бара. Эшен намус белән, җиренә җиткереп башкарганы өчен ул хастаханә җитәкчелеге, район башлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының бик күп Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатларына лаек булган.
Россия Кызыл Хач җәмгыяте хәйрия оешмасыннан бирелгән Рәхмәт хатлары турында да әйтми мөмкин түгел. Ирина Генриховнага аларны озак еллардан бирле кан тапшырган өчен биргәннәр. Иң беренче тапкыр
канны ул юл фаҗигасендә зыян күргән пациентларның берсенә биргән булган. Шуннан бирле Ирина Шеронова хастаханәдә үткәрелүче Донор көннәрендә ел саен актив катнаша. Бөтен җиргә өлгерә ул, тырышлыгы, тәмле телле, ярдәмчел булганы өчен пациентлардан көн саен рәхмәт сүзләрен күп ишетә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев