19 июнь 2015 яңалыклары
-
Спорт белән хезмәтне берләштереп
Район суды хезмәткәрләре шәһәрнең спорт тормышында актив катнашалар.
-
“Казан-Болгар” ретро автоузышы
Казан шәһәренең 21нче авторетроклубы 20 июньдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап һәм фаҗигале дата - 22 июньгә туры китереп "Казан-Болгар" маршруты буенча автоузыш оештыра.
-
Коену сезоны алдыннан
Җәй башлангач, су коенганда иминлекне саклау кагыйдәләре аеруча актуаль була. Кызганыч, бу кагыйдәләрне җиренә җиткереп үтәмәү аркасында фаҗига килеп чыгарга мөмкин. Былтыр безнең районда ике кеше батып үлде, аларның берсе - бала.
-
Династия дәвам итә
Антоновка участок хастаханәсе табибы Госман Миңневәли улы Миңневәлиевны әле дә халык җылы хисләр белән искә ала. Сугыш елларында, сугыштан соңгы авыр елларда да аның тормыш максаты бер була - авыруларның сыкрауларын киметү, хәленнән килгәнчә аларга ярдәм күрсәтү.
-
Хезмәт белән хөрмәт казанган
Район хастаханәсенең хирургия бүлеге шәфкать туташы Ирина Шеронова - үз эшен яратып, күңел биреп башкаручы медицина хезмәткәрләренең берсе. Хастаханәдә хезмәт куюына инде утыз алты ел тулган.
-
Борынгы Болгар фестивальга кунаклар көтә
Күпне күргән, күпне кичергән чал тарихлы борынгы Болгар каласы "Бөек Болгар" II тарихи реконструкция фестивалендә катнашучыларны каршыларга әзерләнә. Ул 14-16 августта музей-тыюлык территориясендә үтәчәк.
-
Онытылырга тиеш түгел
Дүшәмбе, 22 июньдә, без Хәтер һәм кайгы көнен билгеләп үтәбез.
-
Җәйге яллар файдалы үтсен!
Балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру, аларның сәламәтлеген ныгыту өчен шартлар тудыруга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм җирле хакимият зур игътибар бирә. Бу максаттан махсус программа - илдә хәлләрнең катлаулы булуына карамастан, финанславы дәвам ителә торган утыз уникаль программаның берсе эшли.