Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Язмышлар

Җырга гашыйк кыз

Шәһәр тамашачылары Ким авылының укучы кызы Инна Антипина җырлавын күп тапкырлар ишеткәне бардыр. Үзенең туган авылында, Болгарда үткәрелгән төрле концертларда ул даими катнаша.

Марина Зайцева
Кечкенә чагында кызчык гаиләсе белән Кырымның Ленино поселогында яшәгән. Беренче класска укырга кергәндә үк әти-әнисе аның җыр-моң яратуын күреп, музыка мәктәбенә укырга биргәннәр. Дөрес, бу мәктәптә аңа озак укырга насыйп булмый: гаиләгә төрле сәбәпләр аркасында туган Ким авылына әйләнеп кайтырга туры килә. Монда исә музыка укытучысы Мария Максимова кызның чын дустына да, остазына дә әверелә. Ул укучысына табигать биргән сәләтне үстерү өчен күп тырышлык куя.
Беренче караганда бу гади кебек тоелса да, шактый четерекле, сабырлык таләп итә торган эш. Мәсәлән, тавышның табигый үзенчәлекләрен ачыклап, аңа яраклы җырлар сайларга, сәхнәдә үзеңне дөрес тотарга өйрәтергә кирәк. Моннан тыш, репертуар башкаручының яшенә, тышкы кыяфәтенә, теләгенә дә туры килергә тиеш. Нәтиҗәдә алар кызның чиста, матур тавышын аеруча ачып бирә торган лирик композицияләргә тукталалар. "Мама", "А закаты алые", "Маки", "Друзья" җырлары соңгы арада Иннаның визит карточкасына әверелә.
Остазы сүзләренә караганда,, кызның оялчанлыгын җиңү дә җиңел булмый. Моның өчен берничә ел тырышырга туры килә. Бүген яшь артист үзен сәхнәдә артык иркен хис итмәсә дә, алга китеш күренеп тора.
- Укучыларымның уңышларын күрү, анда үзеңнең дә өлешең бар икәнен тою күңелле хәл, - ди Мария Александровна. - Инна бик талантлы кыз, ритмны яхшы тоя, хәтере әйбәт, тавышы матур. Теләсә нәрсәгә бик тиз өйрәнә ала. Ә аның җаваплылык хисе төрле чаралар үткәргәндә безгә бик нык ярдәм итә. Инна үзе җырын да, фонограммасын да таба, шунда ук өйрәнеп тә килә. Миңа аңа бераз ярдәм итәргә генә кала...
"Музыкаль мозаика" түгәрәгендә озак еллар шөгыльләнү укучы кыз өчен бушка китми. Ул ел саен төрле музыка конкурсларында катнаша башлый. "Сугыш кайтавазы" район фестивалендә берничә тапкыр призер була. Узган ел "Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгате республика яшьләр фестиваленең зона турына үтә. Быел да бу конкурста катнашырга җыенып, аңа актив хәзерләнә.
Инна Антипина музыка буенча гына түгел, мәктәптә иң яхшы укучыларның берсе, барлык фәннәрдән диярлек бишле билгеләренә генә укый. Моннан тыш, баскетбол буенча мәктәп җыелма командасы составына керә, спортның бу төре буенча район ярышларында катнаша.
Инна Антипина укытучы Борис Андреянов җитәкчелек иткән "Болгар" эзтабарлар отрядына да керә. Ике ел рәттән алар мондый коллективлар арасында Казанның "Чайка" савыктыру лагерында үткәрелгән слетта катнашканнар.
Быел Инна мәктәпне тәмамлый. Хыялы - укытучы булу, гомерен балаларга белем бирүгә багышларга тели. Ләкин ул нинди генә һөнәр сайласа да, музыка белән җыр аның гомерлек юлдашы булып калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев