Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Язмышлар

“Яхшыга өметләнеп яшәдек...”

Әле шушы көннәрдә генә туксан яшен тутырган тыл хезмәтчәне Николай Еремин зур тормыш тәҗрибәсе туплаган. Үткән еллар, кичергән вакыйгалар турында сәгатьләр буе туктамый сөйли ала ул.

Ирина ТЕЛИЦЫНА

Антоновка авылында туып үскән Николай Петрович үз гомерендә күпне күргән, күпне кичергән.
Биредә ул мәктәптә укыган, өйләнгән, производствоның төрле тармакларында эшләгән, авылын үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән.
– Авыр чакларда гел яхшыга өметләнеп яшәдек, – ди ул, – үзәкләргә үткән сугыш елларында илебезнең дошманны җиңәчәгенә чын күңелдән ышандык. Безне ышаныч яшәтте...
Сугыш башланганда Николай бишенче класста укыган. Әтисен сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алганнар. Менә шуннан соң башлана да инде Ереминнарның күп балалы гаиләсе өчен тормышның бетмәс-төкәнмәс сынаулары. Сугыш елларында кышлар аеруча салкын килгән, өскә кияргә юньле кием, ашарга ризык юк. Әле бит колхоз эшенә дә чыгарга кирәк. Кече яшьтән кул арасына кереп үскән Николай тешен кысып булса да барысына да түзә, эштә зурлардан калышмаска тырыша.
Баштарак җәйләрен басуда хуҗалык атларын көтә, аннары трактор йөртергә өйрәнә. Авылдагы башка гаиләләр кебек, Ереминнар гаиләсе дә Җиңү көнен шатланып һәм сөенеп көтеп алган. Ә инде әтиләренең фронттан исән кайтуы Ереминнар гаиләсе өчен икеләтә шатлыкка әйләнгән.
Буй җиткергән Николай үзе дә озакламый армия хезмәтенә китеп бара. Мәскәүгә кадәр салкын вагоннарга утырып бардык, Мәскәү янындагы Электросталь шәһәрендә хезмәт итәргә туры килде, дип искә ала ул. Армиядә укып, машина йөртүче таныклыгы ала, биш елдан соң, хезмәтен тутырып, туган ягына кайта.
– Часть командованиесе эшкә калырга үгетләде, – ди Николай Петрович, – әти-әниләрем, сеңелләрем һәм энекәшләрем өчен борчылдым, аларга ярдәм кирәклеген белеп тордым, шуңа күрә тизрәк авылга кайтасы килде.
Николай Петрович баштарак “ЗИЛ” автомашинасын йөрткән, аннары бензовозда эшләгән, җиңел автомобильдә совхоз директорларын йөрткән. Көн саен юлда булган ул. Хатыны Мария Андреевна белән өч бала үстергәннәр. Кызлары һәм бер уллары белем алганнан соң Ямал-Ненец автоном округындагы Надым шәһәрендә яшәүче туганнары янына китеп барган. Өчесе дә гаилә корган, әйбәт эшкә урнашкан. Һәр җәй саен әти-әниләре янына җыелышып кайтканнар. Тик менә транспорт милициясендә эшләгән улының фаҗигале үлеме гаиләне тетрәндергән. Бу кайгыны сүз белән генә аңлата торган түгел.
Ирле-хатынлы Ереминнар иңне-иңгә куеп илле ел бергә тату гомер кичергәннәр. Көндәлек эш-мәшәкатьләргә бирелеп, балалар һәм оныклар белән мәш килеп шулкадәр вакытның үтүен дә сизми калганнар. Хуҗалыкларында терлек-туар асраганнар, бакчада күп итеп яшелчә, җиләк-җимеш үстергәннәр. Ни кызганыч, Мария Андреевнага алтын туй көненә кадәр яшәргә насыйп булмаган. Авылда ялгызыма гына читен булыр, дип, Николай Петрович Болгарга күченгән, хәзер ул кызы Людмила белән бөтен уңайлыклары булган фатирда яши. Әтисен тәрбияләү өчен кызы туган якларына кайткан.
– Әти безгә беркайчан тел-теш тидермәде, – ди Людмила, – ә менә әни таләпчәнрәк иде. – Без әти-әнидән үрнәк алып яшәдек, алар безгә гел ярдәм итеп тордылар...
Николай Петрович яшь вакытта гармунда уйнарга яраткан. Кызганыч, хәзер аның кулына әлеге уен коралын алу мөмкинлеге юк, телевизордан музыкаль тапшыруларның барысын да яратып карый.
Николай Петровичны юбилее белән котларга якыннары һәм туганнары килгән иде. Аның Антоновкада яшәүче апасы Мария Петровна да инде күптән туксан яшен тутырган. Сеңлесе Аннаның да  туксан яшьлек юбилее якынлашып килә. Әнә шундый алар, үткән елларга бирешмичә, башкаларга үрнәк күрсәтеп яшәүче Ереминнар. Балалары һәм оныкларының горурлыгы алар!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев